Алимент түләмәгәннәр өчен нинди җәзалар каралган?

ЗАГС мәгълүматлары буенча, узган ел республикада 24 меңнән артык пар кавышкан, ә аерылышучылар саны 13 меңнән арткан. Аерылгач та, ваемсыз гына икең ике якка кул болгап китеп булмый. Уртак балалар булса, араны бигрәк тә суытырга ярамый. Сабыйны тәрбияләү – ананың да, атаның да бердәй бурычы.

Шулаен шулай, тик кайберәүләр, гаиләдән китүгә, бурычы хакында оныта: баланы тәрбияләүдә катнашмый, акчалата булышмый. Мондый кыен хәлдә күбрәк хатын-кызлар кала һәм ирләрен алиментка бирәләр. Алименттан качып йөрүчеләр дә аз түгел. Бу җәһәттән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәт­мәсе белән ведомствоара эшче төр­кем оешты. Ул төрле оешмалар­ның бердәм эшләвенә юл ача. Әйтик, ЮХИДИ хезмәткәрләре алименттан читләшүчеләрнең автомобилен туктата һәм суд приставларын чакыра. Алар исә бурыч хакында искә төшерә. Участок полициясе хезмәткәрләре, өйгә йөреп, аңлату эше алып бара. Районнардагы балигъ булмаганнар эше белән шөгыльләнүче комиссия вәкилләре, бурычлыларны үз утырышларына чакырып, түләттерү җаен карый. Эш урыннарында хезмәт хак­лары тоткарлану аркасында, алимент түләве чигерелсә, бу вазгыятькә прокуратура хезмәткәрләре дә кушылып китә һәм оешма җитәкчеләрен­нән моның сәбәбен аңлатуны сорыйлар. Район җитәкчеләренә исә алиментчыларны эшкә урнаштыру вазифасы йөкләнгән.

Кичә Министрлар Кабинетында булган брифинг алимент түләүгә, дөресрәге, түләттерүгә багышланды. Суд приставлары федераль хез­мәте­нең Татарстандагы идарәсе җитәкче­се Игорь Безуевский әй­түен­чә, быел җиде ай эчендә бу җәһәттән 31 меңнән артык эш каралган. Нәтиҗәдә 165 миллион сум акча түләттерүгә ирешкәннәр. Тик әле моңа нокта куярга иртәрәк: рес­публикада 20 мең­нән артык кеше­нең алимент түләү буенча бурычы бар. Әлеге идарә хезмәт­кәрләре узган ел бурычтан качып йөрүче 795 кешене эзләгән, шуның 770енең кайда яшәве билгеле булган. Аларга административ һәм җинаять эше кузгатылган.
Нинди генә җәза каралмасын, боларның берсе дә кешене алимент түләүдән азат итми. Ул җәзасын да ала, тиененә кадәр бурычын да кайтара. Алимент түләүче, суд карары буенча, айлык кеременең дүрттән бер өлешен балигъ булмаган баласына күчереп барырга тиеш. Бу карардан төрле сәбәпләр табып читләшүчеләр дә байтак. Кайберсе керемен яшерә яки аны азайтып күрсәтә. “Ул очракта бала тәрбияләүче янә ирен яки хатынын судка бирә ала, тик моның өчен төпле дәлилләре булу кирәк”, – ди республиканың бала хокукларын як­лау буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина. Узган ел вәкаләтле вәкил­леккә алимент түләттерә алмаучылардан 200 шикаять кергән. Алар элеккеге ирләреннән яки хатыннарыннан зарлана яки суд приставлары эшеннән канәгать түгел. Быел ярты ел эчендә шундый ук мәсьәләләр белән 60 кеше мөрәҗәгать иткән.

Түләүгә исләре китмәүчеләр, эш судка барып җиткәч, бурычтан котылу җаен эзли башлый. Республикада 16 меңнән артык кеше, баласына җыелып килгән бурычы аркасында, чит илгә чыгудан мәхрүм калган. Андыйларны гадәттә аэропортта эләкте­рәләр. Ул карар ун мең сумнан артып киткән бурычы булганнарга кагыла. Авыр хәлдә калмас өчен, сәфәргә җыенучылар, суд приставлары ида­рәс­енең рәсми сайтына кереп, бурычлылар исемлеген барлый ала.

Үтемле чараларның тагын берсе – милеккә арест салу. Игорь Метиславович сөйләвенчә, суд приставлары Лениногорскида яшәүче 700 мең сумнан артык бурычлы берәүнең туй кортежын ЗАГС бинасы янында тоткарлый. Автомобиль хуҗасы, аннан колак какмас өчен, шунда ук тиешле сумманы чыгарып түли. Быел 1 мең 300 милеккә арест салынган. Әгәр кешене ел дәвамында эзләп тә, кайда яшәвен ачыклый алмасалар һәм юкка чыккан ул адәмнән озак вакыт баласына акча килмәсә, шулай ук эшне судка тапшырырга мөмкин. Суд карары нигезендә сабыйга 8 мең 232 сум күләмендә айлык социаль пенсия билгелиләр.
Алимент түләмәүчеләрнең шактые – 30 – 42 яшьтәге ир-атлар икән. Андыйларның саны унбер меңнән артык. Араларында хатын-кызлар да бар. Байтагы ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Ул статус та алимент түләү

бурычын өсләреннән төшерми. Гүзәл Удачина әйтүенчә, икенче ягы да бар: ана-ата хокукыннан мәхрүм ителгән­нәр­нең балалары чит гаиләләрдә үсә. Ул сабыйларны туганнары, әби-ба­байлары опекага алган булырга да мөмкин. Алар алимент сорап судлашып йөрми, чөнки балаларның ата-аналары нинди хәлдә икәнне яхшы беләләр. Берәр кайчан үзләре аңлап, булыша башласалар гына. Тик андый могҗизалар сирәк була.


Фикер өстәү