Түбән Камада Мөхәммәтшин катнашында «Бердәм Россия» көне» партия проекты узды

Түбән Кама районында ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашында «Бердәм Россия» көне» төбәк партия проекты узды.

«Әлеге проектның максаты – күп векторлы. Беренчедән, без Татарстанның ничек яшәве, нинди максатларга ирешүе, нинди проблемалар барлыгы хакында мәгълүмат бирүне бурыч итеп куябыз. Икенчедән, сезне ишетергә, зур шәһәрләр һәм производстволарны нинди проблемалар борчый икәнлеген белергә, тормышыбыз һәм эшебездә партия уйнаган рольне активлаштыруга игътибар итәргә телибез. Әлеге очрашулар бер-беребезгә якынаерга һәм бер-беребезгә ышанырга мөмкинлек бирә», — дип искәртте Мөхәммәтшин Түбән Кама районының партия активы белән очрашуда.

 

Чарага җыелган кешеләр шәһәр һәм районны алга таба үстерү буенча үз теләкләрен җиткерде. Мисал өчен, активистларны сукбай хайваннарның алдагы язмышы, воркаут һәм паркур белән шөгыльләнү өчен экстрим-парк, шулай ук су полосы һәм синхрон йөзү белән шөгыльләнү өчен яңа бассейн төзү белән кызыксынды.

Халыкның сорауларына җавап биреп, Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин Түбән Кама хуҗасыз хайваннар өчен приют төзү буенча сынау төбәге була алыр иде дип ышандырды. Шулай ук 50 метрлы яңа бассейн төзү мәсьәләсе хәл ителә һәм 2021 елда гамәлгә ашыру күздә тотылган экстрим-парк проекты әзерләнә.

Түбән Кама районында «Бердәм Россия» партия проектлары кысаларында 12 мәйданчык булдырылды, шул исәптән табиблар, юристлар, республика министрлыклары һәм ведомстволары белгечләре тарафыннан кабул итүләр оештырылды, диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/15/191604/


Фикер өстәү