Татарстанның «Бердәм Россия » партиясе онлайн-сервис аша 4000нән артык наказ җыйган

Татарстанның «Бердәм Россия» партиясе оештырган «МОЙДЕПУТАТ.ОНЛАЙН» проекты кысаларында бер айдан кимрәк вакыт эчендә 4079 сайлаучы наказы кабул ителгән. Мобиль кабул итү бүлмәләре, ишегалды очрашулары һәм сайлаучыларның теләк-тәкъдимнәрен җыю каналлары аша, гомумән алганда, 12 мең наказ инде җыелган, ләкин аларны кабул итү дәвам итә.

Әлеге интернет-сервис  «МОЙДЕПУТАТ.ОНЛАЙН» ( mydeputate.online) 16 июльдә эшли башлаган.  Республикада яшәүче һәр кеше уңайлы форматта – сайт аша яки 8 (800) 201-1600 бушлай телефон, WhatsApp чаты ярдәмендә партиягә үз тәкъдимнәре белән уртаклашып, наказ калдыра ала. Мөрәҗәгатьләрне республика бүлегенә дә, теге яки бу тармакны тәкъдим итүче яки конкрет сайлау округыннан сайланучы аерым кандидатка да юлларга мөмкин. Партиядә шәхси җаваплылыкка күчү наказларны үтәү сыйфатын шактый арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип ышаналар.

«МОЙДЕПУТАТ.ОНЛАЙН»га кергән һәр мөрәҗәгать проект кысаларында эшләүче ярдәмчеләр тарафыннан теркәлә. Көн саен, 9:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр «Кайнар линия» гә «Бердәм Россия» партия исемлеге кандидатлары кизү тора.

Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова сишәмбе көнне, 13 августта, шалтыратулар кабул итү үзәгендә икенче дежурлыгын үткәрде һәм журналистларга бу эшнең ничек баруы турында сөйләде:

– Безнең партиядә барлык кандидатлар да тигез: кизү торуларда партия исемлегендәге номерга карамыйча, эш белән тәэмин ителүгә һәм регалиягә карамыйча, барысы да катнаша, — дип хәбәр итте Светлана Захарова. – Колл-үзәк эшендә Фәрит Мөхәммәтшин, Владимир Чагин, Альбина Насыйрова, Марат Әхмәтов, Юрий Камалтынов, Андрей Кондратьев, Татьяна Ларионова катнашты. Бу бик файдалы эш – халык өчен дә, кандидатларның үзләре өчен дә. Бүгенге көндә «Минем депутат» сервисы республика халкыннан 4079 наказ һәм тәкъдимнәр җыйды. Аларның күбесе-төзекләндерү, юллар төзү, торак-коммуналь хуҗалык проблемалары һәм социаль сәясәт мәсьәләләре.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «МОЙДЕПУТАТ.ОНЛАЙН» – ТР Дәүләт Советында алдагы эш өчен наказлар җыю буенча Татарстан «Бердәм Россия» нең бер каналы гына. Сайлаучылардан теләкләр шулай ук партиягә иҗтимагый кабул итү бүлмәләре аша, ишегалды очрашулары вакытында, шулай ук мобиль кабул итү бүлмәләре аша да килә. Соңгы мәгълүматларга караганда, интенсив эш барышында партия сайлаучылардан 12 меңгә якын наказ җыйган. Чагыштыру өчен, бу 2014 ел белән чагыштырганда биш тапкырга күбрәк: узган кампания вакытында «Бердәм Россия» адресына 2500 мөрәҗәгать килгән.

 


Фикер өстәү