Татарстан мәктәпләрендә 12 меңнән артык яңа урын булдырылачак

Татарстанда быел мәктәпләрдә 12 меңнән артык яңа урын булдырылачак. Бу хакта бүген «Казан Экспо»да мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

Мәгариф һәм фән министры сүзләренә караганда, быел Республикада 10 мәктәп һәм белем бирү оешмаларына биш янкорма төзелә, бу 12 меңнән артык урын булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Төзелешнең гомуми бәясе якынча 13 млрд. сум тәшкил итә.

Татарстан «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыруда катнаша, дип искәртте Рафис Борһанов. «Министрлык алдына заманча укыту сыйфатына ирешү, шәхес, җәмгыять һәм дәүләтнең актуаль һәм перспектив ихтыяҗларына туры килү бурычы куелды. Илкүләм проектның төп бурычларыннан берсе-мәктәптә белем бирүнең сыйфатын күтәрү», — дип ассызыклады ул.

 


Фикер өстәү