Кызлар гимназиясенә ничек керергә?

 Кызыбызның башкаладагы кызлар гимназиясендә укыйсы килә. Анда ничәнче сыйныфларга кабул итәләр? Уку бушлаймы? Нинди имтиханнар тапшырырга кирәк? Уку шартлары белән таныштырыгыз әле.

Гөлнур. Теләче районы

Казандагы 4 нче кызлар гимназия-интернатның директоры Таһир Гыйззәтуллин:

– Башкалада кызлар укый торган өч уку йорты бар. “Госмания” белем йорты, 12 нче гимназия һәм безнеке. Без гимназиягә 6-7 сыйныфларга кабул итәбез. Ноябрь аеннан апрельгә кадәр әзерлек курслары үткәрәбез. Атнага бер мәртәбә, шимбә көнне өч сәгать укыйлар. Курслар өчен айга 2 мең сумлап түлисе. Укырга керү өчен ике тур үтәргә кирәк. Беренчесендә мәктәптә урыс теле, математика, мантыйк белеме буенча тестлар уздырабыз. Аны уңышлы тапшырганнарны икенче турга өч көнгә укырга чакырабыз. Кызлар бу вакытта төрек, инглиз телләре, башка фәннәрдән имтихан тота. Дөресрәге, шул өч көндә өйрәнгәннәрен генә сорыйбыз. Бу фәннәрне үзләштерү мөмкинлеген сынау өчен кирәк. Гадәттә, бәйгеләрдә бер урынга 3-4 кеше дәгъва кыла. Быел 6-7 сыйныфларга берешәр сыйныф кабул иттек. Гомумән, бездә Татарстанның 22 районыннан, Россиянең 12 төбәгеннән килеп укыйлар. Уку бушлай, ә менә интернатта яшәү, биш тапкыр туклану аена 2,5 мең сумга чыга.


Фикер өстәү