Хатын-кызларны эшкә алмый башлаячаклар

Хатын-кызлар авыр йөк автомобильләрен йөртә, кораб төзи, бетон эшләнмәләр җи­теш­терә… алмый. Россия Хезмәт министрлыгы хатын-кызлар өчен тыелган һөнәрләр исемлеген яңартты.

Министрлык белдергәнчә, исемлек төзегәндә, хатын-кызның бала табу сәләте һәм туачак балалары сәламәтлегенә зыян китерә торган факторларны исәпкә алганнар. Яңа документ нигезендә, хатын-кызларга химия җитеш­терү өлкәсендә, скважина бораулау, кара һәм төсле металл эшкәртү, нефть һәм газ чыгару тармакларында, тау, җир асты эшләрендә, кораб төзү һәм төзекләндерү, цемент, тимер-бетон һәм бетон эшләнмәләр җитештерү, таш эшкәртү, эретеп ябыштыру һ.б. эшләрдә хезмәт итү чикләнә. Яңа документ 2021 елның 1 гыйнварыннан га­мәлгә керәчәк.

 


Фикер өстәү