Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында «Кәүсәр» ит эшкәртү комплексында булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Никольское авылына эш сәфәре барышында «Кәүсәр» ит эшкәртү комплексында булды һәм аның эшчәнлеге белән танышты. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ит эшкәртү мәйданчыгын ачу «Кәүсәр» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының агрология комплексы инвестиция проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Җитештерелә торган товарлар ассортименты сосиска, казылык, паштетлар, үрдәк итеннән ысланган продукцияләрне үз эченә ала. «Хәләл» стандартлары буенча эшләүче оешма 40тан артык кешене эшле итә.

Посещение Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым производственной площадки кооператива "Каусар" по переработке утиного мяса КФХ "Рамаевское"

Җитештерү линияләрен карау барышында Татарстан Президентына агрология комплексы проекты терлек сую цехын, ит эшкәртү мәйданчыгын, логистика үзәген, продукцияне саклау складларын булдыруны күздә тотулары турында сөйләделәр. Җитештерелә торган продукция күләме — аена 300 тонна казылык булыр дип планлаштырыла. 1 мең тонна туңдырылган һәм суытылган продукция саклау карала.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов комплекс территориясендә оештырылган Лаеш районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карады.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/15/191643/


Фикер өстәү