Ни өчен Балтач районында субсидия акчалары түләнмәгән?

Балтач районының бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә 2016 ел һәм 2017 елның гыйнвар–апрель айларына коммуналь түләүләр өчен бирелә торган субсидия акчалары түләнмәде. Башка районнарда бу акча түләнгән дип беләбез. Ни өчен безнең районда гына түләнми калды икән?

Балтач районыннан, исемем редакция өчен генә.

Балтач районы башкарма комитетының Финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов:

Район советы депутатлары сессиядә бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә сез әйткән елларда коммуналь түләүләргә субсидияләрне түләмәскә дигән карар чыгарган иде. Тик район прокуратурасы моны законсыз дип тапты. Шуннан соң калган айларга түләүне дәвам иттек. Тик менә алдагы берничә ай өчен субсидияләр бирелмәде. Чөнки район советының субсидия түләргә дигән карары булмау сәбәпле, социаль яклау бүлегендә хисаплар алып барылмады һәм тиешле кешеләргә исәп-хисап уздырылмады. Шул сәбәпле кемгә күпме акча түләргә дигән документ юк.


Фикер өстәү