Санлы телевидение өчен приставканы башта үзең аласың, ләкин акчаны кире кайтаралар

Исәнмесез! Аңлашылып бетмәде, санлы телевидение буенча приставканы башта үзеңә сатып алыргамы? Аннан документлары белән кая барырга? Мин –  2 төркем инвалид, аз керемле гаиләдән.

Ирек Тимургалиев

Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат үзәге:

– Приставканы башта үзеңә сатып аласы. Ул теләсә кайсы электроника, көндәлек техника сата торган кибетләрдә, почта бүлекчәләрендә сатыла. Ә приставка өчен аерым категория кешеләренә компенсация каралган.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәге:

– Татарстан Министрлар Кабинетының “2019 елда иярчен телевидениесен кабул итү өчен җиһазлар сатып алу һәм урнаштыруга (монтажлау, җайга салу) чыгымнарны компенсацияләү турында” карары нигезендә, иярчен телевидениесен кабул итү өчен җиһазлар сатып алуга һәм шуларны урнаштыру эшләренә бәйле чыгымнарны компенсацияләү каралган.

Татарстанда компенсация алу хокукына җан башына уртача кереме яшәү минимумының 1,5 тапкыр зурлыгыннан түбәнрәк булган торак пунктларда яшәүче хуҗалыклар ия.

Компенсация алу хокукы түбәндәге кешеләргә бирелә:

– җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган, айлык пособие алучы күпбалалы гаиләләр,

– җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбән булган, айлык пособие алучы инвалид балалары булган гаиләләр,

– 70 яшькә җиткән һәм өлкәнрәк яшьтәге ялгыз яшәүче пенсионерлар (пенсионерлардан торган гаиләләр), җан башына уртача керем 20 мең сумнан артмаган гаиләләр;

– җан башына уртача керем 20 мең сумнан артмаган ялгыз яшәүче инвалидлар (инвалидлардан торган гаиләләр).

Моннан тыш, аналог телевидениесен караучы йортларда яшәгән гражданнарның аерым категорияләренә адреслы ярдәм күрсәтү турында карар кабул ителде.

Компенсация цифрлы телевидение приставкасы яки телевизион антеннаның фактик бәясе күләмендә биреләчәк, ләкин һәр төр җиһаз буенча 1000 сумнан артык түгел.

Компенсация билгеләү өчен 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча яшәү урыны буенча Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлегенә мөрәҗәгать итәргә һәм түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

йорт хуҗалыгының һәр әгъзасының компенсация билгеләү турында гариза биргән айдан алдагы өч ай эчендә керемнәрен раслый торган документлар;

цифрлы телевидение приставкасы һәм (яки) цифрлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен телевизион антенналар сатып алынганны раслаучы документ.

Шул ук вакытта балага айлык пособие алучы гаиләләр керемнәре турында документлар бирүдән азат ителә.


Фикер өстәү