Белемле меңне егар, тәртибе булса

Тәрбиядән башка белем сыйфаты күтәрелмәячәк. Яңа уку елында сыйныф җитәкчеләренә карата игътибарны арттырмакчылар: алар өчен берләшмә төзергә җыеналар. Бу хакта мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә хәбәр иттеләр. Быелгы очрашу “Тәрбия – белем бирү сыйфатын күтәрү чарасы” дигән темага багышланган иде. Тиздән төбәкләргә Мәскәүдән тәрбияне үстерүгә багышланган белешмәләр дә кайтып җитәчәк.

Ел саен август киңәшмәсе алдыннан Президент БДИда 100 балл туплаучылар белән очраша. Быел республикада иң югары балларны 181 укучы туплады. Өч фәннән – 1, икешәр фәннән 10 укучы мондый күрсәткечкә иреште. Быел да Президент алар белән фотога төшеп, аны Инстаграмдагы битенә урнаштырды. “Акыллы баш”лар арасында Мәскәү, Санкт-Петербург вузларына китүчеләр дә, үзебезнең уку йортларын сайлаучылар да бар. 100 балл туплаучы игезәкләр турында газетабызның киләсе саннарында укырсыз.

Мәгариф турында

– Киңәшмәне “Казан Экспо” мәйданында уздырырга булдык, монда тагын бер атнадан эшче һөнәрләр буенча 45 нче чемпионат узачак. Иң яхшы дөнья стандартлары, методика, технологияләр бик мөһим. Без яшьләргә заманча хезмәт базарында конкурентлы булу мөмкинлекләрен арттырабыз, – диде педсоветта катнашкан Рөстәм Миңнеханов.

Президент белдергәнчә, белем бирү сыйфаты буенча Россия дөньяның иң алдынгы ун иле арасына керү бурычын куя. Татарстанда мәгариф системасына зур игътибар бирелә. Соңгы биш елда 700дән артык белем йорты төзекләндерелгән, 22 мең урынга 150 балалар бакчасы һәм 16 мең укучыга 33 мәктәп, 37 ресурс үзәге ачылган. Шушы еллар эчендә бюджеттан мәгариф өлкәсенә 100 миллиард сумнан артык акча тотылган.

Тәрбия турында

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов белдергәнчә, сыйныф җитәкчеләренең берләшмәсе укучыларны тәрбияләү буенча дәүләт сәясәтен тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.

– Тәрбия эшенең сыйфаты сыйныф җитәкчеләреннән тора. Шул ук вакытта укытучыларны сыйныф җитәкчесе вазифасы бик үк кызыксындырмый. Бу аларның аны башкарырга әзер булмавына да бәйле. Мин мәктәп директорларыннан иң яхшы укытучыларны сыйныф җитәкчеләре итеп билгеләүне сорар идем. Бер-ике елга гына түгел, 5 нче сыйныфтан 11гә кадәр, – ди Рафис Борһанов. – Укучылар арасында психологик тестлар уздыргач, аларда борчылу, курку хисләре булганы, гаиләдә яклау таба алмаганнары ачыкланды. Моны хәл итү өчен психологик үзәкләр, әти-әниләр белән элемтәләр булдыру сорала. Мәктәп әти-әниләр өчен тагын да ачыграк, аңлаешрак булырга тиеш. Безгә укытучы сыйныфка елмаеп керсен, теләп укытсын, мәктәп белән әти-әниләр бер фикердә булсын өчен күп нәрсәләр эшләргә кирәк әле.

Педсоветта катнашкан Россия мәгърифәт министры урынбасары Ирина Потехина да тәрбия мәсьәләсенә кагылды.

– Замана укытучыларга яңа таләпләр куя. Аларга бүгенге балаларның психологиясен өйрәтергә кирәк. Тәрбиягә укытучы көче белән генә ирешеп булмый. Социаль педагоглар, сыйныф җитәкчеләре, психологлар, погонлыларның бергәләп эшләве таләп ителә, – диде ул.

Август киңәшмәсендә тәрбия темасының күтәрелүен укытучылар да хуплый. Ни өчен дигәндә, бүген укучылар, минем хокукларым, дип кабатларга яратканда, әти-әниләр балаларын укытучыдан хаклырак итеп күргән заманда укытучылар үзләре генә ерак китә алмый шул.

  • Яңа уку елында аеруча тәрбия мәсьәләсенә игътибар көтәбез. Үзебез дә кул кушырып утырмыйбыз. Башлангыч сыйныфларда озынайтылган көн төркемнәре бар, тик ул урта мәктәптә юк. Шуңа күрә бигрәк тә 5–7 сыйныф укучылары, бәйдән ычкынган эт кебек, урамга чыгарга ашкынып тора. Аларны кызыксындыру җиңел түгел. Шуңа күрә яңа уку елыннан укучылар өчен интернатсыз мәктәп системасы уйлап таптык. Укучылар кичке сәгать 6га кадәр мәктәптә түгәрәкләрдә шөгыльләнеп, өй эшләрен эшләп кайта алачак. Һәр сыйныфка укытучы янына берәр белгеч тә билгеләячәкбез, – ди Казандагы 180 нче мәктәпнең директоры Илдар Сәяхов газетабыз хәбәрчесенә. – Балигъ булмаган балалар белән эшләүче органнар бездән тәртип күрсәткечләре сорый. Тәртип бозучыларга беркетмә төзиләр. Мин погонлылардан, бу беркетмә сезгә нәрсә бирә, дип сорыйм. Аның белән генә тәрбия үзгәрми бит. Бу уйландыра, куркытадыр, бәлкем. Ләкин ата-аналар уйлана да, авырткан башын тотып, өенә кайтып китә. Шуңа күрә мәктәпләр тәрбия чараларын уйлап табарга тиеш.

Медалистлар турында

Быел медальгә баручыларның барысы да сөенә алмады. Математика, урыс теленнән БДИда 70 балл туплый алмаучылар аннан колак какты. Татарстанда андыйлар 245 булып чыкты. Бигрәк тә Лаеш районында медальгә дәгъва кылучыларның хыяллары челпәрәмә килгән. 22 укучының нибары 12се генә лаек булган. Шулай ук белемнәре белән ялтырый алмаган “5ле”гә укучылар Апас, Арча, Менделеевск, Теләче, Алексеевск районнарында да бар.

Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләренә дә гаделлек җитми. Билгеле булганча, сынауда урта һәм югары сыйныф укучыларының төрле фәннәрдән белемнәрен тикшерәләр. Министр билгеләп үткәнчә, 29 районда 53 мәктәптә укучыларның белемен дөрес бәяләмәгәннәр.

– Мәгариф оешмаларыннан әлеге мәсьәләгә җитди игътибар бирү, Рособрнадзордан алынган нәтиҗәләргә анализ үткәрү һәм укытучылар белән методик эш оештыру сорала, – диде министр.

Ирина Потехина Татарстанда укытучыларның укучыларны БДИга бик яхшы әзерләвен билгеләп үтте.

– 100 балл туплаучылардан, имтиханнарда кыен булдымы, дип сорадым. Алар, юк, авыр булмады, яраткан әйбер белән шөгыльләнү һәрвакыт кызык, дип җавап бирделәр. Ә бер малай, мин бит үзем генә түгел, янәшәмдә укытучылар бар иде, диде. Алар мәктәпнең идеаль формуласын әйтте: кызык булсын һәм яныңда көчле укытучы торсын. Сез нәкъ менә шуны эшлисез. Татарстанда мөгаллимнәр сынауга чын күңелдән әзерлиләр, – диде Мәскәү кунагы.


Фикер өстәү