Икмәк бәясе

Һава торышының көйсезләнеп торуы республика игенчеләренең кәефен төшерде, чөнки быелгы урып-җыю алар өчен шактый мәшәкатьле дә, чыгымлы да булырга охшап тора. Шулай булмыйни, кыр кораблары өлгереп җиткән уңышны җыеп алырга дип кырларга чыгу белән үк, тоташ яңгырлар китте бит. Шөкер, кичә-бүген кояш чыгу күңелдә өмет уятты. Синоптиклар алдагы берничә көндә дә яхшы һава торышы вәгъдә итә. Шуңа күрә хәзер игенчеләр алдында торган төп бурыч – уңышны тиз арада җыеп алу.

Сыналган, әмма сынатмаган 

Кояшлы көннәрдән мөмкин булганча файдаланып калырга! Бүген бөтен кыр батырлары үз алларына әнә шундый бурыч куеп эшли.

– Быел һава торышы тагын бер кат безнең чыдамлыкны сынады. Без –сыналган, әмма сынатмаган халык. Бу юлы да уңышны югалтуларсыз җыеп алырбыз. Бер генә сәгатьне дә бушка уздырмаска иде, – дигән күтәренке рух саклый Зәй районы комбайнчылары.

Биредә эш кайнаган “Баграж” җитештерү комплексына караган кырлар 11500 гектар мәйданны тәшкил итә. Урып-җыю эшләре яңгыр туктау белән үк башланган. Игенчеләр бодай һәм арпа кырларында эшли.

Иген кырларындагы вазгыятьне белер өчен, Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче, һава торышларын фаразлаучы, авыл хуҗалыгы тармагын яхшы белүче Рәис Шәкүровка шалтыраттык.

– Агроном булмасам да, иген басуларын гел карап-күзәтеп торам. Игеннәр бик яхшы быел. Бездә мондый бодай басулары 2000 нче еллар башында булган иде. Җитәкчелектән, эшләүче егетләрдән дә күп нәрсә тора бит. Бүген комбайннар – арыш сугуда. Тәмамлап киләләр инде. Шулкадәр яхшы: арасыннан йөрерлек түгел. Борчак та бик шәп быел. Гомердә дә болай булганы юк иде. Вакытында җыеп алырга көннәре генә булу кирәк хәзер, – ди ул. – Быел салкын булгач, бодай да соң өлгерде. Башка елларда 10 сентябрьгә ашлыкларны сугып бетерәләр иде. Быел октябрьдә тәмамласалар да бик шәп булачак.

Әлегә Арча районында югалтулар да юклыкны билгеләп узды.

Шулай да ашлык бәяләре артмас, ә менә чыгымы кесәгә сугар, ди Рәис Шәкүров. Чөнки дымлы икмәкне киптерергә туры киләчәк. Хәер, шушы көннәрдә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республикада ашлык киптерү өчен 5 млрд сумнан артыграк акча кирәк булу ихтималын әйтте.

– Кайберәүләр икмәк кабул итү оешмаларына, элеваторларга ашлык китерүне бик кыйммәтсенә. Әйе, үзеңдә киптерүгә караганда элеватор хезмәтләре кыйбатрак, әлбәттә. Ләкин соңга калып җыю аркасында, югалтулар күпкә артыграк булырга мөмкин, – диде.

Бу мәсьәлә Аксубай районының Иске Кыязлы авылында яшәүче фермер, районның Фермерлар ассоциациясе җитәкчесе Әлфирә Шакированы да бик борчый булып чыкты. Бөтен фермерлар да зарлана икән.

– Үзебезнең дә 300 гектар җиребез бар. Уңыш бик әйбәт буласы иде быел югыйсә. Кырларга чыгып, сокланып карап йөри идек. Табигать шартлары  бозылып китте бит. Шуңа күрә яңгырларның туктавын бик зарыгып көтеп алдык. Мөмкинлек булу белән үк кырга чыксак та, югалтулар сизелә. Вакыт узгач, арпаны җыю авыррак. Көзге бодай да өлгерде инде. Бүгенгә урып-җыю эшләренең 30 проценты гына башкарылган әле, – дип борчыла ул.

Ашлыкны киптерүнең исә тагын өстәмә мәшәкать, чыгым тудырачагын да яшерми.

– Безгә якын гына элеваторы да юк әле. Булган очракта да, аларга түлисе була бит. Фермер, мескен крестьян инде, ничек булдыра, шулай тырыша. Кырдан кайткан ашлыгын җилләтә, кат-кат әйләндерә, чистарткычлардан чыгара. Тагын мәшәкать дигән сүз, ләкин күпме хезмәт куеп үстергәнне дә югалтасы килми бит, – ди фермер, көрсенеп.

Бәяләргә килгәндә, фермерлар әлегә ашлык бәясен 8-8,5 сум дип куйганнар икән. Ләкин әлеге бәя тагын артырга мөмкинлеген дә әйтте.

Икмәк бәясе

Министр Марат Әхмәтов сүзләренә караганда исә, быел ашлык бәясе кыйммәтрәк булачак. Чөнки, беренчедән, узган елгыдан калган икмәк ике тапкыр азрак – 10 млн тонна гына. Икенчедән, кайбер төбәкләрдә (Пенза, Оренбург, Ульян, Саратов өлкәләрендә) корылык булган. Күрше Башкортстанда да уңыш гектарыннан 15 – 25 центнер гына чыга.

– Шуңа күрәдер, быел ашлык бәясе урып-җыю чорына хас түгел. Бәяләр төрле районнарда тоннасына 200 – 700 сумга кадәр артты. Мондый күренеш сирәк була. Мәсәлән, 3 нче класслы бодай бәясе Идел буенда тоннасына – 10,5 мең сум, 5 нче класслысы 9,2 мең сум дип билгеләнгән. Бу бәяләр алдагы көннәрдә дә сакланыр дип өметләнәм, – ди Марат Әхмәтов.

Икмәк язмышы гади авыл халкын да борчуга салган. Аграрийлар, быел икмәк бәясе алдагы елларга караганда кыйммәтрәк булырга мөмкин, дип сөенгәндә, авыл халкы моңа, киресенчә, бераз көенә. Җитештереп сатучыга – кыйммәт, сатып алучыга арзан булу кирәк. Ике якның да хәленә кереп, аңлап була анысы. Беренчеләренең – чыгымнарын каплыйсы, икенчеләренең кош-корт, терлек үстерәсе бар.

– Бу яңгырлы көннәргә барыбыз да борчылдык. Игеннәрне җыеп ала алырлармы, бәяләр бик артмасмы, дибез. Яз көне узган елгы арпаның килограммын 12-13 сумнан сатканнар иде. Быел да сатуга бодай тәкъдим итүчеләр бар. Әлегә килограммын 8,5 сумнан саталар. Бодае дымлырак булса да, яхшы, эре үзе, – ди Азнакай районыннан Галимә Гобәйдуллина.

Матур көннәр булачак

Синоптиклар фаразларына ышансак, иген басуларында рәхәтләнеп эшләр өчен атна-ун көн вакыт бар.

– Августта температура гел нормадан түбән иде, ә хәзер аны узып китте. Атна буе температура нормадан 2-3 градуска югарырак булачак. 23 августка кадәр җылы һава торышы сакланачак. Августның уртача температурасы 18 градуска якын. Бу көннәрдә уртача тәүлеклек температура да шулкадәр үк булырга тиеш, – ди КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

Гадәттә фаразлары дөреслеккә туры килә торган Рәис абый да яхшы көннәр булачак әле, дип сөендерә.

– Техникалары җитеш булып, яхшы көннәрдән файдаланып калсыннар иде инде, – дип киңәш итә халык синоптигы. – Бодайлар әле тиз генә өлгермәячәк. Ә менә арпаны тиз арада җыеп алырга кирәк. Башакларны киптерәбез дип, екмаска кирәк. Киптереп алам дигән хуҗалыклар оттырачак быел. Матур көннәр октябрь башында да булачак әле,

Сан

15 августка билгеле мәгълүматлар буенча, Татарстанда урып-җыю эшләренең 20 проценты (285,4 мең гектар) башкарылган.


Фикер өстәү