Мидхәт Шаһиәхмәтов: “Тавыш бирү авыр булмаячак”

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлауга өч атна вакыт калып бара. Партияләр һәм кандидатлар халыкның игътибарын җәлеп итү белән мәшгуль. Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт ШАҺИӘХМӘТОВ белән быелгы тавыш бирүдә булачак яңалыклар, мөмкинлекләр һәм фаразлар турында сөйләштек.

– Мидхәт Рәфкатович, быелгы сайлауның төп яңалыкларыннан берсе дип “Мобиль сайлаучы” механизмын телгә алсак, ялгыш булмас. Әлеге мөмкинлектән файдаланучылар күпме?

– “Мобиль сайлаучы” республика күләмендәге тавыш бирүдә тәүге тапкыр кулланыла. Максаты – тавыш бирүчеләр өчен мөмкинлекләрне арттыру. Хәзер алар яшәү урыны буенча сайлау участогына бәйләнмәгән. Үзләре өчен уңайлы булган теләсә кайсы участокта тавыш бирә алачак. Әйтик, студент Әлмәттә теркәлгән, ә Казанда укый икән, алдан гариза язып, үзенә уңайлы участокны сайлый ала. Билгеле булганча, гаризаны күпфункцияле үзәкләргә (МФЦ), участок сайлау комиссиясенә барып, өйдән чыкмыйча гына дәүләт хезмәтләре порталы аша да тапшырып була. Гаризаны 4 сентябрьгә кадәр кабул итәләр. Аннан соң исә яшәү урыны буенча участокка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Саннарга килгәндә, Россия Президентын сайлаганда алдан гариза биргән кешеләрнең 80 проценты тавыш бирергә дип участокка килде.

Төп яңалык әнә шул. Моннан тыш, протоколларда QR-кодлар булачак. Бу кодларны махсус машина укый. Монысы хатасыз эшләргә һәм бу процессны гадел итәргә булыша. Зур участокларда электрон тавыш бирү (КЭГ) һәм бюллетеньнәрне тикшерү комплекслары (КОИБ) булдырылачак. Болары да эшне тизләтү һәм хаталарны булдырмау өчен кирәк.

– Участокларда камералар буласын да беләбез. Ә күзәтүчеләр күп җыеламы?

– Зур участокларда 25әр күзәтүче булырга мөмкин. Гадәттә, чит илләрдән дә киләләр.

– Әлегә исә бар игътибар – кандидатларда. Агитация чорын ничек бәялисез?

– Һәр партия, һәр кандидат, үз мөмкинлегенә карап, программасын сайлаучыларга җиткерергә тырыша. Төрлесе бар, әзерлек дәрәҗәсе дә төрле. Сайлау алды көрәше технологияләренең берсе дә яңалык түгел. Кемдер башкарган эшләре турында сөйли. Яңа партия икән, яңалык кертергә тырыша. Хайп, ягъни халык телендә булган вакыйгаларга игътибар бирүчеләр дә бар. Һәрберсе үзенә җәлеп итәргә тырыша. Әгәр алар сайлау комиссияләренең эшчәнлегенә йогынты ясый икән, әлбәттә, дәшми калмыйбыз. Агитация алып баруның кагыйдәләре законда язылган. Без дә күзәтеп барабыз. Сер түгел, теләсә кайсы сайлау – хакимият өчен көрәш ул. Ә ул тыныч кына була алмый. Барлык мөмкинлекләрне кулланырга тырышалар. Безнең бурыч – бу чаралар закон кысаларында барсын.

– Ел саен сайлаучылар сафына яшьләр килеп кушыла. Быел алар күпме булачак?

– Андыйлар 49 мең чамасы кеше булачак. Аларга сайлауга чакыру җибәрәбез. Беренче мәртәбә тавыш бирү исләрендә калсын дип, яшьләргә аерым игътибар бирәбез.

– Яшьләр сәясәткә карата битараф, дигән фикер дә бар…

– Соңгы елларда тавыш бирү җиңел һәм җайлы булсын өчен үзгәрешләр кертелә. Без телгә алган “Мобиль сайлаучы” да шул өммәттән. Элек кәгазь эше бар иде. Хәзер барысын да җайлаштырырга тырышабыз. 8 сентябрьдә Бердәм тавыш бирү көнендә 16 төбәктә – губернаторлар, ә тагын дүртесендә Дәүләт Думасына өстәмә сайлаулар уза. Менә шул 20 төбәктә яшәүчеләр сайлау көнне Мәскәүдә була икән, шундагы цифрлы участоклар аша үз төбәкләрендәге кандидатлар өчен тавыш бирә ала. Ил башкаласында 30 цифрлы участок барлыкка килде. Соңрак Россиянең Үзәк сайлау комиссиясе әлеге тәҗрибә буенча нәтиҗә ясаячак. Уңышлы дип табылса, бөтен илгә таралачак бу тәҗрибә. Без дә әнә шундый эш алып бару өчен 100 участокны билгеләп куйдык. 2021 елда аларның саны ил буенча 5 меңгә җитәчәк. Өйдән чыкмыйча гына электрон тавыш бирү буенча эксперимент уздырыла. Бу яңалыклар кеше кайда һәм ничек тавыш бирәсен уйлап йөрмәсен өчен эшләнә. Ул бары тик кемне сайлаячагын гына уйларлык булсын.

– Үзәк сайлау комиссиясенең әзерлеген ничек бәялисез?

– Без бу чарага узган ел Россия Президентын сайлаудан соң ук әзерләнә башладык. Беренчедән, закон буенча сайлау комиссиясе вәкилләре 5 ел саен алмашынып торырга тиеш. Узган сайлаудан соң состав 44 процентка үзгәрде. Хәзер аларның 75 проценты төрле сәяси партия һәм иҗтимагый хәрәкәт вәкилләреннән тора. Тавыш бирүчеләрнең сайлауга карата ышанычы сайлау участокларының ничек эшләвенә дә нык бәйле. Анда кемнәр генә юк! Барысын да әзерләргә кирәк. 22 мең кешенең барысын да укытып бетереп булмый. Һәр районда берничә кеше сайлап алып, аларны дүрт көн дәвамында башта Казанда әзерләдек. Алар исә үзләрендә башкаларны өйрәтә. Моннан тыш, “Татарстан сайлаучысы” дип аталган мобиль кушымта әзерләдек. Аның аша сайлау эшчәнлеге белән бәйле сорауларга җавап табарга, белемеңне тикшерергә, безнең белән элемтәгә керергә мөмкин. Һәрберсенә аерым җавап бирәбез. Кирәк икән, төзәтәбез. Мондый кушымта башка төбәкләрдә юк. Мәскәүлеләр дә безнекен күреп, үзләренә шуны ясый.

– Сезгә иң еш бирелә торган сорауларның берсен без дә кабатлыйк әле: сайлауга ничә кеше көтәсез?

– Тавыш бирергә килгән барлык кешеләрне дә теркәячәкбез. Шуның кадәр халык килсен дигән максатыбыз юк. Безнең бурыч – тавыш бирүне закон кысаларында уздыру.

– Барысы да билгеле, барып тормыйм, барыбер берни үзгәрмәячәк, дип әйтүчеләр дә бар. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе буларак әйтегез әле, кеше ни өчен 8 сентябрь көнне сайлауга барырга тиеш?

– Беренчедән, бу – гражданлык бурычы. Икенчедән, республиканың киләчәге, үсеше буенча фикер белдерү мөмкинлеге бирелә. Ә Татарстанның башка төбәкләр арасында нинди урын алып торганын барыбыз да күреп тора. Тапталган сүзләр кебек тоеладыр, бәлки, әмма бу – чынбарлык.

 

 

Илнар ХӨСНУЛЛИН


Фикер өстәү