Мәктәпкә ничек әзерләнергә? (КИҢӘШ)

Мәктәпкә барасым килми! Җәй­ге каникулның соңгы аенда балалар авызыннан бу сүзләрне еш ишетергә туры килә. Өч ай дә­ва­мында иркен тормышның тәмен татырга өлгергән баланы мәктәпкә ничек әзерләргә?

1. Тынычлык саклагыз! Ни­чән­че сыйныфка баруына карамастан, бала яңа уку елын һәрчак дулкынланып, хәтта бераз куркып көтеп ала. Ата-ананың “җәй буе кулыңа бер китап тотып ка­ра­ма­дың”, “рә­хәт көннәрең бет­те синең” кебек сүзләре исә хә­л­не тагын да катлауландырачак. Шуңа күрә җәй ахырында балагыз белән өч ай дә­вамында булган күңелле вакытларны, вакыйгаларны искә төшерегез. Берочтан яңа уку елының да андый күңелле мизгел­ләргә бай булачагын өстәп куегыз. Беренче сен­тябрь көнне өр-яңа форма киеп мәктәпкә бару, күптән күр­мәгән классташларың белән оч­рашу, укы­­тучыга чәчәк бирү – үзе үк ни тора!

2. Җәйге каникулда рәхәтлә­неп ял иткән балагыз кайбер хә­рефләрне онытып җибәр­гән­ме? Кайбер сүзләрнең ничек язылганын онытканмы? Чаң сугарга ашык­магыз! Бала өчен өй­дә үткән­нәрне кабатлау дәресе оештырып та азапланмагыз! Озак вакыт ял иткәннән соң ниндидер әйбер­ләрнең истән чыгуы – өлкән­нәр өчен дә гадәти хәл бит. Эшкә чыккач, бар да үз урынына кайта. Балалар белән дә шулай ук. Мәктәптә укулар башлангач, оныт­кан бар белгән­нәре дә искә тө­шәчәк. Өстә­венә уку елы башында дәресләрдә үткәннәрне кабатлауга зур урын бирелә.

3. Уку чорына рухи әзерлек бер-ике атна алдан ук башланырга тиеш. Иң элек баланың көндәлек режимын җайга салыгыз. Вакытында йокларга ятып, иртә таңнан мәктәпкә җыенып китәрлек булсын! Юкса җәй буе төшкә кадәр йоклап күнеккән баланы кисәк кенә иртәнге алтыда уята башлау организм өчен зур стресс булачак!

4. Сәламәтлек тә игътибардан читтә калмасын иде. Хәзер мәк­тәпкә барыр алдыннан ел саен медицина тикшеренүе узарга кирәк дигән таләп юк. Шулай да яңа уку елына керешкәнче, бала­ның сәла­мәтлеген тикшертеп алу хәерле. Аның үзенә дә җи­ңел­рәк булачак. Сезнең дә күңе­легез тыныч. Аеруча күзләрне тикшертү зарур. Бүген күп кенә балалар тактада ниләр язылганын күрә ал­мыйча азапланып утыра. Күз­ләр гел киеренке ха­ләт­тә булгач, баш авыртулары башлана. Җәйге ялдан соң балалар арасында начар ишетү кебек күңелсезлек тә кү­зәтелә. Ни кызганыч, кулыннан телефон, гаджетларны төшермә­гән замана баласы өчен монысы да гадәти хәлгә әверелеп бара. Яңа уку елын сау-сәламәт булып, күтә­рен­ке кәефтә каршыларга язсын!

 


Фикер өстәү