Россия Вице-премьеры Виталий Мутко Казанга килгән

Татарстанга эш визиты белән Россия вице-премьеры Виталий Мутко килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан  Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Республикага визиты кысаларында Виталий Мутконың берничә хөкүмәт киңәшмәсе планлаштырылган. Казан Кремлендә Россия вице-премьеры «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырачак. Моңа кадәр ул Казанның “Весна“ торак комплексында һәм Горки-Әмәт урманында булачак», – дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Шулай ук бүген Казан Ратушасында Виталий Мутко рәислегендә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча Оештыру комитеты утырышы узачак. Виталий Мутко Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча оештыру комитеты эшен җитәкли.

 


Фикер өстәү