Куркыныч этләрне борынчыксыз йөрткән өчен штраф кертергә тәкъдим итәләр

«Күмәк яклау» иҗтимагый оешмасы президенты Марат Аманлиев Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володинга административ кодекска куркыныч этләрне борынчыксыз йөрткән өчен аерым маддә кертү тәкъдиме белән хат юллаган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы RT телеканалына сылтама белән хәбәр итә.

Эксперт сүзләренчә, 2018 елда кабул ителгән «Хайваннарга карата рәхимсез мөнәсәбәт турында»гы законда шундый тыю бар, әмма аны бозган өчен әлегә кадәр бернинди җәза да каралмаган.

«Потенциаль куркыныч эт һөҗүм итү нәтиҗәсендә гражданинның тормышы һәм сәламәтлегенә зыян килү ихтималы булганлыктан, шундый этнең хуҗасы өчен тиешле таләпләрне үтәмәгән өчен административ җаваплылык кертү зарур», — дип искәрткән хокук яклаучы үзенең хатында.

Аның фикеренчә, моның өчен 30-50 мең сум күләмендә штраф кертергә, биш тәүлектән ун

 


Фикер өстәү