Яңа уку елында мәктәпләрне нинди үзгәрешләр көтә? Электрон дәреслекләр укытучыны алыштыра аламы? Быел алтын медаль ияләре үз белемнәрен аклый алдымы? Республиканың мәгариф һәм фән министры Рафис БОРҺАНОВ белән белем бирү өлкәсендәге вазгыять турында сөйләштек.
– Без көн саен мәктәптән яңалык көтәбез. Үзебез мәктәпне күптән тәмамладык инде. Әмма безгә укытучыларның кайбер сүзләре әле бүген генә барып җитә. Бу хакта ай саен, ел саен мәктәптән яңалык көткән кешенең үзеннән сорарга кирәк. Тапкырлау таблицасын елга ничә тапкыр үзгәртеп була? Үзгәртеп булмый, Аллага шөкер. Әйтик, химия, физиканы үзгәртергә телибез икән, Менделеев таблицасына яңа элементлар кертергә, йә физикада Резерфорд туарга, һич югы Ньютон, Эйнштейн булырга тиеш. Замана балалары өчен белем бирү методикасы турында сөйләшсәк, дөресрәк булыр. Аларга белем тиз сеңәргә тиеш. Чөнки укытучы биргән белемнән тыш, теләсә кайда мәгълүмат бик күп. Бала урамга чыкса да, телевизор төбендә утырса да, дуслары белән аралашса да, яңалык ишетә. Бүген интернетта мәгълүмат ташкыны башка сыя торган түгел. Тикшерелгәнме ул, юкмы – аны берәү дә белми. Укытучы белемне системага салырга, бала үзенә кирәклесен дөрес итеп табарга тиеш. Бүген ишеткән мәгълүматның 90 проценты иртәгә онытыла, ә укытучы биргән белем ун елдан да, утыз елдан соң да истә калырга тиеш.
Яңалыклар дигәндә, быел 5 мәктәп ачылачак, аңа 3 янкорма төзелә. Осиновода 800 кешелек янкорма ачабыз. Үзе бер зур мәктәп бит бу! Илкүләм проектлар кысасында мәктәпләргә шактый җиһазлар кайтарылачак. Авыл мәктәпләренә район үзәгендә булмаган җиһазларны кертәчәкбез. 2020 елга кадәр 300 авыл мәктәбенә барып ирешәчәк бу. Максат – шәһәр һәм авыл укучыларына бертөрле мөмкинлек тудыру. Без элек бер дәреслек буенча укыганда, энекәш-сеңелкәшләргә аңлап өйрәтү мөмкинлеге бар иде. Чиләбе укучысы Казанга күченеп килсә дә, безнекеләр Камчаткага китсә дә, бер программа буенча укып, аңлап укуын дәвам иттерергә тиеш. Ә бүген алай түгел. Яңа федераль белем бирү стандартлары әлеге мәсьәләне системага салуны күздә тотып языла. Россия мәгърифәт министры Ольга Васильеваның максаты – бердәм дәреслекләр булдыру.
Яңа уку елында яңа фәннәр кертелә дип әйтә алмыйм. Уку программалары тотрыклы, әмма аларда кайбер үзгәрешләр булачак. Бу туган телләрне укытуга кагыла. Сүз татар теле турында гына түгел. Моны хәтта тәҗрибәле мәктәп директорлары да бутый. Туган тел ул – мари, удмурт, татар, урыс теле һәм башкалар. Без мәктәпләрдә алты телдә укытабыз, җиде телне өйрәтәбез. Мәктәпләрдә туган тел, ким дигәндә, бер сәгать мәҗбүри укытылачак. Калганын уку йортлары үзләре хәл итә.
– Быелдан математика һәм рус теленнән БДИны 70тән ким баллга тапшыручыларга алтын медальләр бирелми. Татарстан укучылары белемнәрен ни дәрәҗәдә аклады?
– Быел медальгә 2245 кеше дәгъва кылса, шуларның ике меңе аны алуга лаек дип табылды. Математикадан – 219, урыс теленнән 47 укучы тиешле баллны җыя алмады. Медаль алырга өметләнүчеләрнең күпчелеге менә дигән нәтиҗәләр күрсәтте. Иң күп медалистлар Казанда (585), Чаллыда (192), Түбән Камада (107), Әлмәттә (104), Бөгелмәдә (101) булды. Актаныш, Әтнә, Баулы, Биектау, Чүпрәле, Кама Тамагы, Саба, Спас районнарында аларның барысы да үз белемен аклады.
– Быел республика укучыларының, француз һәм кытай теленнән кала, башка барлык фәннәрдән БДИ нәтиҗәләре илдәге уртача күрсәткечләрдән югарырак булды. Укучылар бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга өйрәнеп җитте, дигән сүзме бу? Уңыш сере нидә?
– Монда бер генә сер була ала. Ул – системалы рәвештә әзерләнү. Соңгы елда укучыга булышу өчен күп нәрсә эшләп була. Әмма без, өлкәннәр, минутлык нәтиҗә түгел, ә киләчәкне мөстәкыйль корырдай, проблемаларын хәл итәрдәй, тормышка әзер булган укучылар чыгаруның мөһимлеген аңларга тиеш. Ә моңа берничек тә бер елда гына ирешеп булмый. Укытучының теләге, осталыгыннан күп нәрсә тора. Киләсе елда республика француз һәм кытай телләреннән дә имтихан күрсәткечләрен яхшырта алыр дип ышанам.
– Шул арада тәрбия дә бирергә кирәк. Алайса, соңгы вакытта, мәктәпләр күбрәк БДИга әзерләү белән шөгыльләнә, тәрбия мәсьәләсе шактый аксады, дигән сүзләрне ишетергә туры килә.
– Әйе, безгә бит әле белемле генә түгел, тәрбияле кеше дә кирәк. Россия һәм Татарстанда 2015 елда кабул ителгән Тәрбия үсеше стратегиясе нигезендә тәрбия системасының төп юнәлешләре кабул ителде. Татарстанда 36 меңнән артык педагог исәпләнә, шуларның 21 меңе – сыйныф җитәкчеләре. Мәктәптә тәрбия эшендә төп рольне сыйныф җитәкчеләре башкара. Алар авыр хәлле, социаль яктан имин булмаган гаиләләрне ачыклый. Бу яктан педагоглар психологик-педагогик белемгә ия булырга тиеш. Балалар оешмалары, укучылар идарәләрен булдыруга әһәмият бирелә. Укучылар хәрәкәте 320 мең үсмерне үз эченә ала, бу – барлык укучыларның 80 проценты. Сәламәт яшәү рәвешен хуплаучы “Мөстәкыйль балалар” проекты эшли. Юнармия хәрәкәтендә 21 меңнән артык бала исәпләнә. Мәктәпләрдә массакүләм спорт ярышларында 270 меңнән артык укучы катнаша. Тормыш бер урында гына тормый. Яңа технологияләр үтеп керә, балалар аларны олыларга караганда яхшырак белә. Бездән яшьләрнең тәкъдимнәрен тормышка ашырырга ярдәм итү, педагог белән укучылар арасындагы элемтәләрне ныгыту сорала.
– “Демография” илкүләм проекты кысасында республикада яңа бакчалар төзелә. Ул безнең ихтыяҗларны ни дәрәҗәдә канәгатьләндерергә булышачак?
– Быел проект кысасында 30 бакча ачылачак. Бу – 6 меңнән артык урын дигән сүз. Шуның 3 меңнән артыгы – ясле төркемнәрендә. Күбесе яңа уку елында ачылачак. Алар федераль субсидия һәм республика бюджеты хисабына төзелә. 2018-2019 елларга 5 миллиард сум акча бүлеп бирелсә, шуның 994 миллионы – федераль казнадан. Ясле төркемнәре булган бакчалар төзү эше 2020-2021 елларда да дәвам итәчәк. 1,5тән 3 яшькә кадәрге бәләкәчләргә биш меңнән дә ким булмаган урын әзерләнәчәк. 2018 – 2021 елларда программа кысасында 15 меңнән артык өстәмә урын булдыру планлаштырыла. 2022 елга өч яшькә кадәрге барлык балаларга да бакчага йөрү мөмкинлеге туачак.
– Мәктәпләрне электронлаштыру турында сүз бара. Замана балалары кайчан электрон дәреслекләр буенча укый башлаячак? Бу мәсьәләгә карата фикерегез ничек?
– Бездә алар болай да бар. Дәреслекләрнең электрон кушымталары булдырылган. “Россия электрон мәктәбе”, “Мәскәүнең электрон мәктәбе” проектларында катнашабыз. Электрон мәктәп кайсы ягы белән яхшымы? Электрон кушымтаны теләсә кайда, теләсә кайсы дәрестә кабызырга мөмкин. Әйтик, аны Мәскәүнең иң яхшы укытучылары укый ала, материалларны дәрес калдырганда да, белемне тирәнтен өйрәнгәндә дә файдаланып була. Тик аны укытучы билгеләргә тиеш. Әгәр мөстәкыйль генә укысалар, гаиләдә уку күрсәткечләре мәктәпнекеннән яхшырак булыр иде. Педагог ул – белгеч. Берәүнең дә башына күршесеннән яки машина төзекләндерү остасы булган автослесарьдан операция ясату уе килми бит. Нигәдер безнең мәктәпләрдә слесарьлар да (бу урында министр: “Әлеге һөнәр ияләренә хөрмәтем зур, моны шартлы рәвештә әйтәм”, – дип куя. – С.М.) укыта ала дип уйлыйлар. Һәр кеше үз эше белән шөгыльләнергә тиеш.
Сәрия Мифтахова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat