Балтачта яшәүче Эльза ханым Сәгыйтованы үткән гасырның сиксәненче елларыннан күреп белсәм дә, сөйләшеп аралашу бераз соңрак, һөнәрем аша башланды. Бер четерекле вакыйга уңаеннан, төгәлрәге, нахакка шактый зур гаеп ташланган кешене яклап, курыкмыйча, бик кыю фикерләр әйткән Эльза апага шул вакытта ук сокланган идем.
Гомер буе коляскада түгел ул. Балачагы, яшьлегендә йөгереп йөргән, биюче, чаңгычы кыз табиблар ялгышлыгы белән сәламәтлеген гомерлеккә югалта. Чәчәктәй чагында, 23 яшендә…
…Урта мәктәпне уңышлы тәмамлагач, физика-математиканы “су урынына эчкән” кыз Казан пединститутының физмат факультетына укырга керә. Тик, ярты ел укуга, укуын ташларга, Балтачка кайтырга туры килә. Әнисе каты авырып китә. Бер ел мех әйберләр фабрикасында эшли. Аннан соң ничектер авыру чигенгәндәй була, Эльза кабат укырга керә. Бу юлы инде сәүдә училищесына. Аны кызыл дипломга тәмамлап, укуын институтта дәвам итәм дигәндә, мәкерле авыру әнисен кабат аяктан ега… Шулай итеп, кабат барлык хыялларны читкә куеп, Балтачка кайтырга туры килә. Универмагка кассир-контролер булып эшкә урнаша. Коллектив белән бик дус, тату эшлиләр. Кайтканына үкенми Эльза. Ул янәшәсендә булгач, әнисенә дә җиңелрәк.
Тик… язмыш дигәнең кабат икенче борылыш ала. 1977 нче еллар була бу. Кызның аяклары сызлый, билләре авырта башлый. Хастаханәгә бара. Ул чакта яшь терапевт кайткан була. Ул аны берничә тапкыр чүгәләтеп-бастырып карый да “полиартрит” диагнозы куя һәм шуны дәвалый башлый… Хәле уңайланмавын әйткәч тә, обострение бирер инде ул дип, кызны тынычландырып, Бәкер шифаханәсенә барырга киңәш итә. Тыңлый кыз. Анда да, бәхетсезлегенә, игътибарсыз табибларга туры килә. Алар да кызның йөрүе көннән-көн авырлашуына, моң-зарларына игътибар итми… Шифаханәгә үз аяклары белән барган кыз көчкә кайтып егыла.
“Сындым!” диярлек бик авыр көннәр була бу. Әле кичә генә танцы-вечерларда, бию көе тынганчы, аруны белмичә биегән, Казанда укыганда җыр-бию ансамбленә йөргән кыз аякларының йөрмәве белән килешә алмый бәргәләнә. Казанда тикшеренмәгән, күренмәгән табибы, хастаханәсе калмый диярлек. Аларның берсендә кабат, икенче тапкыр (!) ялгыш диагноз куела – “рассеянный склероз”. Бу диагноз белән бирелгән дәвалар да килешми, алай гына да түгел, соңыннан ачыкланганча, Эльзаның “чын” авыруына бөтенләй капма-каршы дәвалар булып чыга. Һәм алар, ахыр килеп, аякларының бөтенләй хәрәкәтсез калуына китерә. Бары тик 1997 елда, Боровое Матюшино шифаханәсенә баргач кына, Рәшит исемле табиб (кызганычка, Эльза апа фамилиясен дә, әтисенең исемен дә оныткан, бары аның тумышы белән Буадан икәнен генә хәтерли) томография үткәртеп, дөрес диагноз куя. Күп вакыт югалткан булса да, биредәге табиблар да, башка медперсонал да кызга ярдәм итү өчен күп көч куя. Азат Рәшитович дигән сәләтле инструктор исә: “Бер елдан аякка басасың”, – дип ышандыра.
– Бәлки баскан да булыр идем, әмма миңа ул чакта бик кыйммәтле дәвалар кирәк иде. Үзебезнең андый мөмкинлек булмады, кешеләрдән ярдәм, акча сорый алмадым, – ди Эльза апа. – Фатирны сатып аяклы булып була иде, тик…
Ул чакта инде ялгызы гына булмый, үлчәү тәлинкәсенең икенче ягына тагын ике кешенең язмышы куелган була шул. Берничә ел элек гаиләле булган Эльза апа бу адымга бара алмый, билгеле.
…Барлык авырту-сызлануларга, кимсенү-әрнүләргә сабыр иткәне өчендер Аллаһы Тәгалә аңа бәһасе, тиңе булмаган бүләк ясый. Район хастаханәсендә чираттагы дәвалану үткәндә язмыш аны Ринат белән очраштыра. 36 яшендә тормышка чыга, 38 яшендә кызы Регинаны таба Эльза. “Авыр күтәрмәдем. Ул чакта Балтачның данлыклы акушеркасы Надя белән бер йортта яшәдек, ул бик ярдәм итте. Казанда Кесарь кисеме белән таптым. Регинам шулкадәр тыныч, сабыр бала булды. Әйбәт укыды, мәктәп елларында да, аннан соң да бер авырлык китермәде. Әле сәнгать мәктәбендә дә укыды. Менә бу өйдәге бөтен картиналар – аның эше. Мәктәптән соң элекке КХТИга дизайнер белгечлеге буенча укырга керде, аны әйбәт тәмамлап, үз белгечлеге буенча уңышлы гына эшли.
Күп еллар коляскага утырмас өчен тартыша Эльза. Ринаты янәшәдә булганда аңа тотынып, ул булмаганда, стенага тотынып, алай да йөри алмаганда… тезләнеп йөри. Өй эчендәге барлык эшне эшли. Кул эшләре белән дә мавыга. Ул чакта әле кибетләрдә кием-салым бүгенгедәй күп түгел. Кулдан бәйләнгән әйберләрнең бик данлыклы чагы. Шунлыктан балалар аяк киеменнән башлап кофта-свитер, жилетлар… барысын бәйләүче Эльзага заказлар бик күп була. Хәзер инде күңелемне тынычландыру өчен генә бәйлим, күбрәк бүләк итәм, ди ул.
– Тормыш юлымда әйбәт кешеләр шулкадәр күп очрады, – дип тә сөенә Эльза апа. – Ринатның туганы Мәдинә апа, аның гаиләсе гомер буе безгә терәк тә, ярдәмче дә булдылар. Универмагта бергә эшләгән кызлар да, сыйныфташларым да онытмый, гел аралашып торабыз. Райондагы Чулпан оештырган “Фикердәш” клубы үткәргән бәйрәмнәрдән дә, башка чакырган урыннардан да калмаска тырышам. Җитәкчеләр дә бик ярдәмчел булды миңа. Дөрес, кирәксә-кирәкмәсә, беркемне дә борчымаска, үз көчебез белән яшәргә тырыштык. Башта бер бүлмәле фатир бирделәр, Регинабыз тугач, ул чактагы район җитәкчесе Марат Хәевич шушы йорттан өч бүлмәле фатир тәкъдим иткән иде, минем балам бер генә бит, күп балалы кешегә бирегез дип, ике бүлмәлегә ризалаштык. Дөрес, соңыннан бераз үкендем. Монысында уңайсызлыклар шактый булып чыкты…
Элегрәк төзелгән бу йортта ванна, кухня ишекләре тар, аларга коляска белән керү-чыгу мөмкин түгел. Башта әле аяклары белән йөргәндә алар сизелмәгән, әмма инде соңгы елларда башы әйләнеп, гел егыла башлагач, имгәнүдән куркып, Эльза апа да коляскага утыра. Кухня ишеген алып атарга, әле ян-яктагы борысын юнырга туры килә. Ванна ишегеннән дә ничек кирәк алай йөриләр. Әмма соңгы елларда ваннаның үзенә керү-чыгу бик проблемалыга әйләнә… “Үземнең генә көчем җитми, Ринатка да бик авыр. Берничә ел элек инсульт кичерде, соңгы елларда бер-бер артлы өч операция ясатырга туры килде”, – ди Эльза апа.
Танышларының киңәшен тыңлап, ул күптән түгел район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдиновка шалтырата.
– Шулкадәр әйбәтләп тыңлады, бөтенесен сорашты, мин сезгә белгеч төшерәм, диде, ярдәм ышандырды. Икенче көнне үк килеп, бөтенесен карап, исәпләп киттеләр. Үзләре эшләтеп тә бирмәкче иде, әмма без үзебезгә җайлы вариантны сайладык. Каршы килмәделәр. Озакламый ремонт тәмамланып, ваннага махсус күтәрткеч җайланма белән иркенләп керә-чыга башлармын дип хыялланам. Шушы эшне оештырган барлык җитәкчеләргә, гаиләбезгә һәрчак рухи терәк булган барлык кешеләргә ихлас рәхмәтләремне җиткерәсе килә, – ди ул, сөенеп.
…Тормыш сынауларын сабыр гына узучы, булганына шөкер итеп, азга да куана белүче Эльза апага, гаиләсенә ихлас күңелдән шатлыклы көннәрнең күбрәк булуын телисе килә.
Гөлсинә Хәбибуллина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat
Аллах тэгалэ ярдэменнэн ташламасын иде. Сабырлыклар бирсен шатлыкта яшэргэ язсын Амин ❤❤❤Сау сэламэт кешелэр сездэн урнэк алып яшэсеннэр иде. Зарланып яшэуче эдэмнэргэ кычкырып эйтэсем килэ. ????