Ирем булса, кешедән сорамас идем

Казанда яшәүче 16 яшьлек Адалина Нишамбаеваның сәламәтлеген ныгыту өчен кызның гаиләсенә ярдәм кирәк. Аңа Чабаксарда операция ясамакчылар. Табиблар моның өчен 850 мең сум акча сорый. Мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән 350 мең сум җыелган инде.

– Ирем исән булса, кешедән акча сорамас идек. 10 ел буе ничектер авырлыкларга каршы барырга тырыштым. Туганнар да ярдәм итеп торды, – ди Адалинаның әнисе Фәридә. – Кызымны бернинди авырлыксыз таптым. Тик карында чакта аңа кислород җитмәгән. Туганда суламый да иде. Табиблар сәламәтлеген бер балл белән бәяләде. Тормас бу, диделәр. Берсе генә, кызлар тере була, яшәячәк, дип күңелгә өмет кертте. Тик шатлык хисе озакка бармады. Балам тугач, ирем авырый башлады. Табиблар башында шеш барлыгын, операция кирәклеген әйтте. Шешнең куркыныч түгеллеген әйткәч, бераз тынычландык. Ничек тә авырлыкларны бергәләп җиңү өмете белән яши башладык. Шул вакытта табиблар кызымда да кимчелекләр күреп алды. Аның белән хастаханә юлын таптый башладык.
Баланы кемгә генә күрсәтмиләр. Табиб­лар, йөреп китәр, муенына массаж ярдәм итәр, дип тынычландыра. Әмма тикшеренә торгач, ДЦП диагнозы ачыклана.

– Бу чирнең ни икәнен белми идем. Каенанам белән каенатам да аптырап калды. Ул чакта еламаган көнем булмады. Әти-әни мине тынычландырып яшәде. Ирем дә авыруын сиздермәде, ничек тә ярдәм итәргә тырышты, – ди Фәридә.

Әкрен генә бар да җайланган төсле була. Язмыш белән килешеп, Фәридә белән Марат матур гына тормыш итә башлый. Бу чакта баш авыртулары да онытылып тора хәтта. Озак та үтми, уллары Эмиль дөньяга килә. Аның сау-сәламәт булуына сөенәләр. Тик бәла тагын сагалап кына тора диярсең. Улларына 3 ай чагында, иренең башында калган шешнең яман чиргә әверелгәне ачыклана. Тагын операция ясап карыйлар. Тик бу юлы табиблар булыша алмый. Тугыз ай яшәгәннән соң, Марат үлеп китә. Әмма авырып ятканда, әти-әнисеннән һәм апасы гаиләсеннән хатынын, балаларын ташламауларын үтенә. Алар исә якынна­рының гозерен үти. Фәридә 19 ел буе кае­нанасы-каенатасы белән яши. Алар­ның яр­дәмен тоя. Апасы белән җизнәсе Эмильне тәрбияләргә булыша.
– Башта укытучы булып эшли идем. Кызым

авыргач, һөнәремне алыштырырга туры килде. Медицина көллиятенә укырга кердем. Машина йөртергә дә өйрәндем. Кредитларга батып булса да, машиналы булдым. Әле ярый иремнең әти-әнисе бар. Аларга чиксез рәх­мәт­лемен. Быелга кадәр мин баламның авыру икә­нен кешегә дә әйтмәдем. Әти белән әни үзләре дә авырый. Бала хәсрәте аларны тагын да бетерде. Әмма үзләрен түгел, гел безне уйлыйлар, – дип сөйли Фәридә. – Кызым быел тугызынчы сыйныфны тәмамлады. Аяк­лары гына йөрми үзенең. Башы да эшли, дөрес итеп сөй­ләшә дә. Өйдән торып булса да, укырга да керәсе килгән иде. Ә түләп укытырга акчабыз җитми.

Адалинаның аркасында бөкресе бар. Ул көннән-көн эчке органнарга зыян сала.
– Операцияне бушлай ясатырга чиратка да бастык. Әле ул 2021 елда гына булачак. Ә табиблар үзләре үк, озакка сузсаң, балаңны югалтасың, ди. Шуңа да мин түләүлегә алып барырга карар кылдым, – ди әнисе. – Операция бик катлаулы булачак. 12 сәгать ясаячак­лар. Күңелдә курку булса да, бер дә начар уйламыйм, бар да яхшы булыр дип өмет итәм.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен:
Фәридә Кыяметдин кызы Нишамбаева исемендәге Саклык банкы картасы: 2202 2021 7142 5311
Карта 8937-776-32-18 номерына беркетелгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Ирем булса, кешедән сорамас идем” язмасына фикерләр

Фикер өстәү