Кайларда ял иттегез? (СОРАШТЫРУ)

Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, балаларның ялы турында сөйләгәндә, кызыклы хәбәр җиткерде. Баксаң, ул булачак хәләле белән лагерьда ял иткәндә танышкан икән. Балачакта сез кайларда ял иттегез? Бу көннәр нинди хатирәләр белән бәйле?

Илназ Бах, Татарстанның атказанган артисты:
– Безнең балачак эш белән үтте. Мәктәп лагерьларына, күрше райондагыларына йөрдек йөрүен. Әмма җәйге яллар каз бәбкәләре, үрдәкләр саклап, куяннар үстереп узды. Хәзерге балалар кебек тумас борын чит ил күрмәдек. Әмма үземнең балачагым әле дә сагындыра. Өйгә кунаклар килсә, гармун тоттыралар иде. Әле әбиләрне җырлатып утырганнарым истә. Әни дә минем бәләкәй вакытны еш искә төшерә. Баксаң, күрше-тирәдә берәр бәйрәм булса, гармун тотып кереп китә торган булганмын. Аның каравы өйгә күп итеп конфет ташыганмын. Шулчакта, чәч ак булганга, “бабай” дигән кушамат такканнар иде.
Гөлчәчәк Фәсхиева, банк хезмәткәре:
– Минем балачагым авылда узды. Дәү әни үзе генә яши иде. Әти белән әни июнь башында кайтарып куялар да август ахырында кайтып алалар. Авылга шулкадәр ияләшә идем, хәтта китмим дип елаган чаклар искә төшә. Хәзер миңа 42 яшь. Әмма балачак бер генә минутка да баштан чыкмый. Иң матур, рәхәт вакыт булган икән ул. Гомеремдә дә диңгез күрмәдем, минем өчен су коену урыны – Габдрахман абыйлар бакча башындагы инеш иде. Кояшта түбәгә менеп кызына идек. Сыер көтүдән кайткач, әбекәйнең җылы сөт белән сыйлаулары! Мич коймагы, ул гына тәмле итеп пешерә торган балан бәлеше, мичтә чүлмәктә пешкән борчак ашы… Әбидә яшәүнең рәхәтлекләрен мин торган саен күбрәк аңлыйм. Бер өйдә 13әр кеше идәнгә ятып йоклый идек. Безнең балачакны ичмасам сагынып сөйләрлек аны.
Рамил Котдусов, эшмәкәр:
– Метшин гына түгел, мин дә хатынымны лагерьда очраттым. Беренче елны аңа артык игътибар бирмәгән идем. Ә аның миңа күзе төшкән булган. Икенче елны тагын бер төркемгә эләктек. Фирая матураеп, үсеп килгән иде. Гашыйк булуымны сизми дә калдым. Шуннан соң аралар өзелмәде. Күрше авылга йөри башладым. Матур гына дуслашып йөреп, өйләнештек. Хәзер инде оныклар сөябез. Аларга карагач, бераз күңел төшә төшүен. Балачаклары юк сабыйларның. Олы онык яшендә мин кызлар белән очраша идем инде, ә ул әле смартфоныннан аерыла алмый. Кызык заманда яшибез шул. Хәзер хатынны лагерьдан түгел, интернеттан эзлиләр.
Сәлимә Сәитова, фермер:
– 9 балалы гаиләдә үстем. Мин – алтынчысы. Үз гомеремдә бер тапкыр “Орленок” дип аталган лагерьга эләктем. Ике көн торгач, әнине сагындым. Авылга кайтасы килә бит. Ул чакта безнең төркемдә абыем вожатый иде. Иптәш кызым Нурисә белән лагерьдан качтык. Башта бик озак урман аша чыктык. Аннары бер сөт ташучы машина утыртты, аннан соң шактый җәяү кайттык. Өйгә керсәм, абый көтеп тора. Баксаң, безне эзләп кайткан икән. Бер минут та тотмады, безне кире алып китте. Абыем да исән түгел инде, әмма бу вакыйга истән чыкмый. Гомерлек сабак булды. Башка беркайчан да ярамаган эш эшләмәдем.
Гөлбизә Сабирова, пенсионер:
– Минем балачагым сугыш елларына туры килде. Биш бала идек. Әти, әнине ташлап, күрше урамдагы хатынга йортка керде. Ә минем әтине кешегә бирәсе килми. Капка төпләренә барам да үксеп елыйм. Өйләренә кермәкче булам. “Әти, кайт инде”, – дим. Тик ул кайтмый. Мине күтәреп ала да безнең капка төбенә илтеп куя. Шулай бик озак азапланганнан соң, әни мине Казанга җибәрде. Дус кызына бала караштым. 16 яшемдә эшкә урнаштым. Авыр чакларда гел Аллаһы Тәгаләдән рәхәт тормыш теләп елый идем. Теләгем кабул булды. Бер дигән егеткә кияүгә чыгып, Нәҗибем мине кадерләп яшәтте һәм әле дә яшәтә. Балачагымны сагынмасам да, кияүгә чыккан елларым, бүгенге тормышым бик кадерле.


Фикер өстәү