«Ике улым да, кызым да, гаиләләре белән авылда яши, ун оныгым бар»

Илшат Сәхипов гомер буе, авылны саклап каласы иде, дигән уй белән яши. Тирә-юньдәге билчән, балтырган баскан ташландык авылларны күреп йөрәге әрни.

– Ике улым да, кызым да, гаиләләре белән авылда яши, ун оныгым бар. Бик бәхетле кеше мин, – ди ул. Эчтәге горурлык тышка да чыккан: елмая, көлә, балкый. – Безнең балалар да шул мәктәптә укыячак бит, дип киңәштек тә, мәктәпне төзекләндерүгә өлешебезне кертергә булдык.

Әгерҗе районының Ямурза авылында балаларны мәдрәсәле дә иткәннәр, мөселман балалар бакчасына хәтле бар. Кунакка гына дип кайткан укымышлы хәзрәтне шушы җирлектә калырга үгетләгәннәр. “Ике туган апаның кызы белән кияве, икесе дә – гыйлемле, аларны ничек читкә җибәрәсең?” – ди Илшат абый. Яшь гаиләгә ярдәм йөзеннән башта вакытлыча торырга өй алып бирәләр. Яшьләр аннары үзләре бик матур йорт җиткереп чыккан.


Сәхиповлар гаиләсе әле кайчан гына бөтенләй башка гавам кешесе булган. Үзе ул көннәрне менә ничек искә төшерә: “Әни, намаз укыганда, Аллаһы Тәгаләдән, сезне намазга бастыруын сорыйм, дия иде. Үлгән чагында васыятьнамә язып калдырган. Шунда дөньялыктагы тормышына үкенгән. “Исән чакта сезне намазга бастыра алмадым. Мин үлгәч булса да, намаз укып, рухыма дога кылсагыз, сөенер идем”, – дип язып куйган.

Илшат абый бу сүзләргә башта күңел бирми. Сәбәбе дә табыла: “Вакыт юк…” Әнисе үлеп, 7 ел узгач кына намазлыкка баса. Татар конгрессында эшләүче якташлары Марс Тукаев аны татар эшмәкәрләре җыенына чакыра. Ул үзе урынына олы улы Илнурны һәм кайнеше Илшатны җибәрә. Аларны Чуашстандагы данлыклы Шыгырдан авылына алып китәләр. Егетләр мөселман авылында халыкның ничек бай, матур яшәвен күреп шаккатып кайта. Күргәннәре хакында дәртләнеп сөйлиләр. Авылда – җиде мәчет, ике урта мәктәп эшли… “Шыгырданнан кайткач, улым белән кайнеш бер ай эчендә намазга басты. Шуннан гаиләбездә үзгәреш арты үзгәреш китте. Малайдан соң хатын, кайнешнең хатыны намаз укый башлады. Мин ярты елдан соң гына өлгердем. Сөбханалла, аңа вакыт табыла икән. Малай авылга укымышлы хәзрәтләр алып кайта иде, вәгазьләр тыңладык”, – ди Илшат абый.


Ул чагында Ямурзада өч ир-ат, бер хатын-кыз намаз укый белә. Хәзер туксан хуҗалыклы авылда намаз укучылар саны илледән артып киткән.
— Мәдрәсәдә укып, гыйлем алдык. Вәгазь сөйләргә төрле җирдән хәзрәтләр чакыра идек. Өйдән-өйгә кереп, халыкны намазга өндәп йөрдем, – ди ул. – Ризалашканы килде, кайберсе хәзер дә йөрми. Теге дөньяга баргач, урын табылмый калмас, дип әйтүчеләр дә бар…

2014 елда Татар конгрессы оештырган татар эшмәкәрләре җыенына үзе чыгып китә ул. Анда Президент Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Илшат абый авылны саклап калу буенча үз җирлекләрендә башкарылган эшләр турында чыгыш ясый. Ничек дингә килүләре, халыкны шуңа өндәүләре турында да әйтергә онытмый. Мәктәпне төзекләндерү, мәдрәсә төзү, бер урамга су кертү, башка игелекле гамәлләре турында да сөйли. Чыгышының азагында, авылга кечкенә генә булса да спорт залы кирәк иде, ди.
— Чыгыш ясаганда, Президентыбызның берничә мәртәбә хуплап, алкышлавын күрдем, – ди Илшат абый. – Урыннарыбыз да янәшә иде. Чыгыш ясап бетергәч, рәхмәт әйтте.

Берничә көннән Президент Ямурза авылында спорт комплексы төзү хакында күрсәтмә бирә. Ул үзенчәлекле проект булып чыга. Бинаның бер ягында – мәдәният йорты, икенче ягында – спорт залы.
Ямурзада дин тотучы гаиләләр байтак, ә аларда балалар күп туа. Авылга сәфәребез җомга намазы вакытына туры килде. Мәчеткә бер-бер артлы ир-атлар агылды. Ул да булмады, балалар җыелды. “Кечкенә генә авылда каян килгән бу кадәр бала-чага, әллә детдомныкылармы? Хәзер шәһәр урамында да ул кадәр баланы очратмассың», – дип гаҗәпсенде юлдашым. Зур гаиләне алып барырлык һәм яшьләрне кызыксындырырлык эш тә кирәк бит әле.

– Бездә эшләргә була. Авылдан ерак түгел нефтьчеләр базасы бар, анда да эш җитәрлек, – ди Илшат абый, уйга чумып, һәм янә Шыгырданны мисалга китерә. – Анда һәр ишегалдында эш, һәркем үзенә эшли. Кем эш бирер икән дип, көтеп ятмыйлар, хөкүмәтне дә сүкмиләр. Пилорамда эшли башлаган чагымда ике ай буе урманнан кайтып кермәдем, берүзем агач кистем. “Т-25” тракторына икешәр агач тагып ташыдым. Бер кеше дә берни дә китереп бирмәде.

Сәхиповлар пилорамда эшләүдән тыш, крестьян-фермерлык хуҗалыгында мең гектардан артык җир эшкәртә, 400 баштан артык терлек тота. Шуның 120 башы – савым сыеры. “Гаилә фермасы”, “Грант” һәм башка программаларда да катнашалар икән. Элек итчелек белән шөгыльләнгәннәр. Файдасын сизмәгәч, сөтчелеккә өстенлек биргәннәр, чөнки сөттән көн саен акча керә, ди. Сөтне районнан бер эшмәкәр җыеп алып китә икән. Сәхиповларда эшләргә читтән дә кешеләр килә. Терлекчеләр, игенчеләр өчен тулай торак төзеп куйганнар, өч тапкыр бушлай ашау-эчү оештырганнар, хезмәт хакы вакытында түләнә.

Илшат абый, дин юлына баскач, Аллаһы Тәгалә дәрәҗәмне күтәрде, дип саный. Кыенлыклардан чыгарга да булыша, уйламаган җирдән сөенечләр дә бирә. “Әнинең рухы сөенәдер дип уйлыйм, – ди үзе. – Беренче сыйныфны тәмамлаган оныклар да Коръәннән кырыгар бит сурәләрне яттан белә. Бу сөенеч түгелмени?” Кече улы Дамирның ничек авылга кайтуын да сөйләп алды. Ул һөнәре буенча юрист икән, программистлыкка да дипломы бар. Кыскасы, район үзәге, шәһәр өчен менә дигән кадр. Аңа Әгерҗе районы судында эш тә табылган. Тик берсендә авылга кайткач, әтисе, сиңа өйне кайда җиткерәбез: Әгерҗедәме, мондамы, дип сорагач: “Әти, авылга кайтасы килгәнне беләсең бит инде”, – дип күңелдәгесен әйтеп сала. Хәзер Дамир пилорамда эшли.

– Кайчагында пычранып кайтып керә. Ии улым, районда ак күлмәктән, галстуктан гына йөрер идең, – дим. Ә ул елмая… Инженер да, икътисадчы да булган олы улыбызның да кулы эшкә ятып тора. Иманнары нык, сайлаган юллары дөрес, шуннан тайпылмасыннар иде, – ди Илшат Сәхипов.
Фәния Арсланова


Фикер өстәү