Россия Президенты «Урал авиалинияләре» авиакомпаниясе очучыларына Россия Геройлары исемнәрен тапшырган

Россия Президенты Владимир Путин «Урал авиалинияләре» авиакомпаниясе очучыларына Россия Геройлары исемнәрен тапшырган. Исегезгә төшерәбез, алар 15 августта авария хәлендәге А321 пассажир самолетын кукуруз кырына  утырткан иде.

Дәүләт башлыгы Куркынычсызлык советының даими әгъзалары белән киңәшмәдә тиешле указга кул куюын хәбәр итте. Ул искәрткәнчә, самолет командиры һәм икенче пилот Россия Геройлары исемнәре белән, ә экипажның калган әгъзалары Батырлык орденнары белән бүләкләнгән

«Бездә мондый хәл булмасын иде», — дип искәртеп үткән Путин. Һәлакәт турында сөйләгәндә, бу авиакомпаниянең очучылар составын әзерләү сыйфаты канәгатьләнерлек дип санарга мөмкин, дип тә өстәгән.

 


Фикер өстәү