Әтнәнең «Дусым» хуҗалыгының комбайнын яшен суккан (ФОТО)

Кичә Әтнә районында бик каты яңгыр яуган, яшене дә көчле булган. Шул яшен вакытында «Дусым» хуҗалыгының бер комбайнын яшен суккан. Бу хакта җирле басма яза.

Мари Эль белән чиктәш Күлле Киме авылы басуында  хуҗалыкның 3 комбайны эшли. Яңгыр бик каты ява башлагач, комбайннар кайтырга кузгала. Бу комбайннар артыннан хуҗалыкның янгын сүндерү машинасы кайта. Чөнки һәр колхозның басуында янгын  сүндерү машиналары кизү тора.

Техникалар артыннан хуҗалыкның белгечләре, хуҗалык рәисе Ленар Сәмигуллин утырган җиңел машина да була.

Плотина тирәсен узганда бик каты яшен яшьнәде, шул минутта бер комбайн — «Полесье» барган җирдән яна башлаган. Яна башлауга, янгын сүндерү машинасы янда булганлыктан, ул сүндерелгән.

«Белгечләрнең бер йодырык булып эшләве  һәм оператив эш итүләре нәтиҗәсендә комбайнга артык зур зыян килмәде. Төзекләндерү эшләре башланды. Өч көндә комбайн басуга чыгарлык хәлгә  китереләчәк.  Ремонтлыйбыз. Комбайнчы сау-сәламәт», — дип ачыклык кертте Ленар Әдеһәм улы.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/17/191769/

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү