Беренче сыйныф укучылары мәктәптә йокларга тиешме?

Роспотребнадзор белгечләре көндезге йоклап алу беренче сыйныфларның көндәлек режимына керергә тиеш дип саный. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Укучыларның эшкә сәләтлелеген тәэмин итү өчен көндәлек режимны рациональ оештырырга кирәк», — дип искәрткәннәр ведомствода.

Көн тәртибендә туклану, саф һавада йөрү, түгәрәктә шөгыльләнү, иҗтимагый-файдалы хезмәт, физкультура-сәламәтләндерү чаралары үткәрү һәм төнге йокы булырга тиеш. Беренче сыйныфлар һәм 2-3 классларда укучыларның кайберләренә көндез йоклап алырга киңәш ителә.

Моннан тыш, өй эшен үтәр алдыннан укучыга дәресләрдән соң ким дигәндә ике сәгать ял итәргә кирәк. Экспертлар әлеге вакытның төп өлешен саф һавада үткәрергә тәкъдим итә.

 


Беренче сыйныф укучылары мәктәптә йокларга тиешме?” язмасына фикерләр

Фикер өстәү