Казан лицее укучысы Кытай хатын-кызлар математика олимпиадасында җиңде

Казанның IT-лицее укучысы Анна Седова XVIII Кытай хатын-кызлар математика олимпиадасында алтын медаль яулады. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ярышлар 2019 елның 10-15 август көннәрендә Кытайның Ухань шәһәрендә узды. Ике тур эчендә укучылар Халыкара математика олимпиадасы дәрәҗәсенең 8 мәсьәләсен чиште.

Анна Седовадан тыш, Россия җыелма командасы составында «алтын»ны Санкт-Петербург укучысы Лилия Редина яулады, ә мәскәүле Алеся Иванова «көмеш» медаль алды. Команда белән МФТИның дискрет математика кафедрасы ассистенты Михаил Григорьев җитәкчелек итте, диелә хәбәрдә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/19/191820/


Фикер өстәү