WorldSkills вакытында «Казан Экспо»да 10 мең кв.метр мәйданлы туклану зонасы оештырылачак

WorldSkills чемпионатында катнашучылар, ярышларны оештыручылар һәм кунакларны — «Казан Экспо» да, WorldSkills авылында һәм Теннис академиясендә ашатачаклар.  Бу хакта Казан Мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе вакытында азык-төлек һәм социаль тәрбия департаменты генераль директоры Римма Мөхәммәдшина хәбәр итте.

«Департамент чемпионатта катнашучыларны һәм кунакларны өч мәйданчыкта тукландыруны оештыра: «Казан Экспо», Идел буе спорт академиясенең укыту-лаборатория комплексында урнашкан WorldSkills авылында  һәм Теннис академиясендә», — дип сөйләде спикер.

Мөхәммәдшина «Казан Экспо» да Чемпионатның  төп вакыйгалары узачак һәм аккредитацияләнгән катнашучыларны тукландыру өчен 9,7 мең кв.метр мәйданлы төп ресторанның вакытлыча конструкциясе торгызылганлыгы хакында белдерде. Төп ресторан 13 августта эшли башлаган да инде.

WorldSkills чемпионатында катнашучылар һәм кунаклар өчен Швеция өстәле тибы буенча биш тапкыр туклану менюсы эшләнгән, ул Европа һәм азия кухнялары өчен биш тарату линиясе буенча, хәләл туклану өчен ике линиядә эшли. Шулай ук пицца һәм салат-бар булган зоналар да эшләнгән. «Казан Экспо» ның төп ресторанында барлыгы 1200 кеше эшләячәк.


Фикер өстәү