«Алмазга әнисенең догалары да ярдәм иткәндер». Тинчурин артисты икенче машинасын отты (ФОТО)

Көрәш батырының күз яшьләре, аркан тартуда тиңе булмаган театр коллективы, җырбиюгә оста артистлар, кроссовка кигән тәкә… 17 августта Теләче районында узган артистлар Сабан туе тагын нәрсәләр белән истә калды?

Күршегә дә керербез

Театраль Сабантуй 2005 елдан бирле үткәрелә. Бәйрәмне Тинчурин театры, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Президент ярдәмендә оештыра. Иң беренче артистлар Сабан туе Биектау районының Әлдермеш авылында үткән иде. Шуннан башлап бәйрәм Саба, Арча, Питрәч, Әтнә районнарында, Чаллы, Буа, Казанда да оештырылды. Быел Теләчегә 10 театр коллективы җыелды.

Тинчурин театры җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, театраль Сабантуй тамашачы белән артистны якынайту өчен кирәк.

– Халык артистларны сәхнәдән генә күреп белә. Күбесе алар уйнаудан башка берни белми дигән фикердә. Шуңа да артистларны халыкка якынайтасыбыз килә, – дип аңлатты Тинчурин директоры. – Җирлек сайлаганда, кайсы кабул итәргә әзер, шунысына игътибар итәбез. Монда бит күп нәрсә район хакимиятеннән тора. Бәйрәм өчен мәйданы, аш-суы һәм башкасын оештыра алырлык җирлек кирәк. Татарстанның бөтен районнарында да бу бәйрәмне үткәреп чыгарга исәп. Үзебездә районнар бетсә, күрше республикаларга да чыгарбыз.

Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, быелгы театраль Сабантуйны оештыру өчен 350 мең сум акча бирелгән. Әмма асылда бу сумма өчләтә артыграк, ди ул. Кабул итүче як та булыша.

– Беренче елны оештырганда, безгә артык ярдәм булмады. Ә хәзер иганәчеләр дә күбәя, шөкер, шулай ярдәм итүләре дә әйбәт, – диде Фәнис Мөсәгыйтов.

Түбәтәйле сарык, сагынышкан артистлар

Артистларсыз бер генә Сабан туе да узмый, анысы. Әмма монда алар – тамаша күрсәтүче генә түгел, ә ял итүче дә. Сабан туе аланына театрлар иртәнге яктан килә, тирмә корып, учак кабызып җибәрә, аш-су әзерли. Һәрбер театрга билгеле бер милли уен үткәрү бурычы куела. Ярышларда җиңүчеләр өчен бүләкләр дә саллы: суыткыч, микродулкынлы мич, мантыварка, тузан суырткыч. Төп батырга исә Президент бүләге – автомобиль һәм…  кроссовкалы тәкә. Башында түбәтәе дә бар иде әле аның. Монысы исә күпләрне гаҗәпкә калдырды. “Түбәтәй сарык башына куя торган әйбер түгел инде ул”, – диде Теләчедән бер егет.

Быелгы Театраль Сабантуйның үзенчәлеге – театр әһелләренең тамашачылар өчен махсус чәй өстәле оештыру. Һәр театрдан дүрт-биш артист, үзләре башкарган рольләрдәге киемнәрдән, чәй өстәле янында тамашачылар белән истәлеккә фотога төште, сөйләшеп утырды.

Артистлар Сабан туе дигәч, теге яисә бу театрның тулы составын күреп була дип уйласагыз, ялгышасыз. Монда бөтен труппа килми. Теләчедә узган бәйрәмдә исә артистларга караганда, театр хезмәткәрләренең күбрәк булуы сизелде. Артистлар да баштарак сүлпәнрәк тоелды. Ярар инде, әле яллары да тәмамланмас борын эшкә дәшәләр бит, аларны да аңларга була. Театр әһелләренең хәл-әхвәлләрен, Сабантуй турында истәлекләрен сораштык.

Каршыбызга иң беренче Камал театрыннан Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин очрады. Уеннарда катнашмаса да, читтән генә күзәтеп, бәяләп йөри иде ул.

– Уникенче мәртәбә узучы Сабантуйның берсен дә калдырганым юк. Монда дуслар, хезмәттәшләр, шәкертләр, халык белән очрашабыз. Уеннарда катнашмыйм инде, бу яшьтә авыррак. Спорт белән бик дус түгел, шуңа үземне уеннар җанатары дип әйтә алмыйм. Биредәге мохит ошый, – диде ул.

Әлмәт театры җитәкчесе Фәридә Исмәгыйлева Биектау районында үткән беренче артистлар Сабан туен сагынуын әйтте.

– Башта без, театр әһелләре: “Тагын шул Сабан туена җыенырга инде, кирәкме икән соң ул?”, – дип уфтанабыз. Әмма киләбез дә: “Ник алай уйладык икән?” – дибез. Ялдан чыктык кына, артистлар бер-берсен сагынганнар. Артистлар Сабан туен калдырганыбыз юк. Үзем булмаганда да, театрым килде, хәзер мине дә Әлмәт театры директоры буларак таный башладылар, – диде Фәридә Бәгыйсовна. – Иң матур артистлар Сабан туе – Әлдермештәгесе иде. Анда ап-ак киемнәрдән бәйрәм әләмен Шәүкәт ага Биктимеров – Әлмәндәр үзе күтәрде! Бик матур күренеш булды ул. Аннан, шул көнне ишеп яңгыр явып узды. Батырлар сулы келәмдә бил алышты.

Чүлмәк ватарга чиратта торган Буа театры артисты Әминә Шәрәфетдинова җәйге ялын Бакчасарайда үткәргән икән. Кырым дип уйламагыз тагы: буаларга хас булганча шаяртуы бу Әминә ханымның. “Өйдә генә ял иттем. Тиздән Казахстан, Үзбәкстан якларына иҗади сәфәргә җыенабыз”,  – дип сөйләде ул. Әминә Шәрәфетдинова милли уеннарда да яратып катнаша. Чүлмәк ватканчы җырлап, таяк белән тартышуда ярышып өлгергән иде инде ул. Әминә ханым артистлар Сабан туен бер генә тапкыр да калдырганы юк икән.

– Беренче Сабантуйларда безне халык бик танып та бетерми иде әле. Ә хәзер кайсы фото төшәргә сорый, хәл сораша, бер-беребезне беләбез. Елдан-ел халыкның кызыксынуы арта. Бүген җырладым, таяк белән тартышуда катнаштым, аркан тартасыбыз бар әле, – диде ул.

Кариев театрының яшь артисты Рузанна Хәбибуллина сиртмәле бүрәнәгә менү буенча ярышта үзен сынап карап маташа иде. “Балачактагы Сабан туйларым сәхнә артында уза иде минем. Хәзер менә, ниһаять, рәхәтләнеп уеннарда катнашып йөрим. Бу безгә – артистларга бик кирәк бәйрәм”, – диде Рузанна.

Догалар булышты

Театраль Сабантуйдагы иң кызык ярышлар – аркан тарту һәм көрәш. Аркан тарту ярышында 11 ел буе Минзәлә театры беренчелекне бирми икән. Бу юлы исә ир-атлар Буа коллективына оттырды, ә менә театрның хатын-кызлары беренчелекне саклап кала алды. Буалыларның җиңми чаралары юк: көчне җитәкчеләре – Раил Садриев биреп торды бит.

Төрле авырлыкта батыр калган көрәшчеләр төп бүләк өчен бил алышты.  Кагыйдә буенча, бер артист батыр калса, биш ел көрәшми тора. Азакта келәмдә Минзәлә театры артисты Нәфис Гайнуллин белән Тинчурин театрыннан Алмаз Фәтхуллин калды. Алмазның театраль Сабантуйда бер тапкыр батыр калганы бар инде. Теләчедә туып үскән артист якыннары алдында 120 килограмм авырлыктагы Минзәлә көрәшчесен сыртына салды. Төп батыр исеменә лаек булгач, ул күз яшьләре аша барысына да рәхмәт әйтте.

– Миңа Аллаһ Тәгалә ярдәм итте. Әзерләнүем әллә ни түгел иде. Җиңәрмен дип уйламадым. Быел минем бигрәк тә уңышлы елым булды: апрельдә кызым туды, бүген батыр калдым, – диде Алмаз Фәтхуллин. Артистның әнисе хәзер Хаҗ сәфәрендә икән. Алмазга аның догалары да ярдәм иткәндер, диде Теләче халкы.

Артистлар көрәше кызык була икән ул. 20-25 секунд эчендә бер-берләрен келәмгә алып салалар, аларны хәтта халык күреп тә өлгерми. Әллә келәмдә дә спектакль уйныйлармы дигән шик белән Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов янына килдек.

– Көрәш гадел һәм бик матур бара. Билгеле, артистларныкы тизрәк була.  Аларның әзерлекләре дә төрлечә. Ләкин көрәшчеләр бер-берләренә ихтирам белән, имгәтмим дип ярыша. Тизлеккә килгәндә, монда артистларыбыз ачык алымнар куллана. Профессиональ көрәштә көрәшчеләр бер-берләрен белә, качып, төрле алымнар кулланып, һәр секундны исәпкә алып ярыша. Монда кем көчлерәк, кемнең техникасы яхшы, шул келәмгә чыга, – дип аңлатты ул.

ФОТОЛАР К.Тинчурин сайтыннан алынды

Чулпан Гарифуллина 


Фикер өстәү