• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Ачуланганда укый торган дога

    Ачуланганда укый торган дога

    «Мәдәният» кемнәрне мәдәниятле иткән?

    «Мәдәният» кемнәрне мәдәниятле иткән?

    Студентлар театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат

    Җырчы Илсаф: «Мин шок хәлендә, әле кичә кичке 9да сөйләшкән идек кенә»

    Әгәр ир-ат булсаммы? (Гөлназ Сәфәрова, Рузанна Хәбибуллина, Ләйсән Мәхмүтова фикерләре)

    Әгәр ир-ат булсаммы? (Гөлназ Сәфәрова, Рузанна Хәбибуллина, Ләйсән Мәхмүтова фикерләре)

    Татарча сөйләшәбез: Мисыр / Египет

    Татарча сөйләшәбез: Мисыр / Египет

    Кайту

    Кайту

    «Әллә картаябыз микән?»: Рөстәм Миңнехнов демографик вазгыятьтән канәгать түгел

    «Әллә картаябыз микән?»: Рөстәм Миңнехнов демографик вазгыятьтән канәгать түгел

    Коточкыч юл һәлакәтендә һәлак булучылар арасында Данил Сәфәровның туганы булган: «Иртән туган көнем белән котлады, 2-3 сәгатьтән куркыныч  хәбәр алдык»

    Коточкыч юл һәлакәтендә һәлак булучылар арасында Данил Сәфәровның туганы булган: «Иртән туган көнем белән котлады, 2-3 сәгатьтән куркыныч  хәбәр алдык»

    Нәбирә Гыйматдинова: «Әсәрләрем сәхнәдә күрсәтелгәндә, бик борчыла идем. Бу юлы алай булмады»

    Мәгариф министры Илсур Һадиуллин: «Әти-әнинең нәфрәте уянырлык булмасын»

    Мәгариф министры Илсур Һадиуллин: «Әти-әнинең нәфрәте уянырлык булмасын»

    Илһам Шакировның туганы: «Илһам абыйның беркайчан да шәп җырлыйсың, әйдә, минем белән җырлап йөр, дип әйткәне булмады»

    Илһам Шакировның туганы: «Илһам абыйның беркайчан да шәп җырлыйсың, әйдә, минем белән җырлап йөр, дип әйткәне булмады»

    2021 елда өметләр аклансын өчен, безгә нинди гамәлләр кылырга кирәк?

    2021 елда өметләр аклансын өчен, безгә нинди гамәлләр кылырга кирәк?

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Бик тәмле кекс пешерү ЫСУЛЫ

    Бик тәмле кекс пешерү ЫСУЛЫ

    Баш мие селкенгәндә кортексин булышамы?

    Баш мие селкенгәндә кортексин булышамы?

    Бик тәмле «тишекле» коймаклар пешерү ЫСУЛЫ

    Бик тәмле «тишекле» коймаклар пешерү ЫСУЛЫ

    Пенсия фондыннан дип килгән кешеләрне йортка кертергәме?

    Пенсия фондыннан дип килгән кешеләрне йортка кертергәме?

    Авыл фельдшерлары: «Мондый сынаулы ел булганы юк иде»

    Авыл фельдшерлары: «Мондый сынаулы ел булганы юк иде»

    Туган көннәрне билгеләп үтәргә ярыймы?

    Туган көннәрне билгеләп үтәргә ярыймы?

    Өйне уңайлы, заманча һәм зәвыклы итү СЕРЛӘРЕ

    Өйне уңайлы, заманча һәм зәвыклы итү СЕРЛӘРЕ

    Суыкта чәч тиз майланмасын өчен нишләргә?

    Суыкта чәч тиз майланмасын өчен нишләргә?

    Альцгеймер авыруы нигә яшәрә?

    Альцгеймер авыруы нигә яшәрә?

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит МӨҺИМ Мәгариф

Альбина Насыйрова: «Улыбызга – 10 яшь, ул өч телдә дә иркен сөйләшә, кытайчаны да белә»

- ieditor
19.08.2019
- Мәгариф
0
Альбина Насыйрова: «Улыбызга – 10 яшь, ул өч телдә дә иркен сөйләшә, кытайчаны да белә»
0
Карулар
Share on FacebookShare on Twitter

Балаларның дөнья күләмендә көндәшлеккә сәләтле булуын теләсәк, һичшиксез, ике-өч тел өйрәтмичә ярамый. Татарстанда өч телне белү  гадәти хәлгә әйләнергә тиеш. “Бала-Сити” күп телле бакчалар челтәре директоры Альбина Насыйрова шулай ди. Аның белән сабыйларны берничә телгә өйрәтү нечкәлекләре турында сөйләштек.

Альбина Мөнировна, кечкенәдән күп телләргә өйрәтеп, баланың нигә башын бутарга, диючеләр дә, киресенчә, телләр белү балаларның фикерләү дәрәҗәсен үстерә, диюче әти-әниләр дә бар. Сезнең бакча-мәктәпнең телләр өйрәтү тәҗрибәсе кайсы якның хаклырак булуын күрсәтә?

Бала инглиз телен өйрәнә башласа, туган телен онытачак, урыс телендә чиста итеп сөйләшми башлаячак. Әлеге мифлар күбрәк Россиядә йөри. Буш сүзләр бу, чөнки күп телләр темасын чит ил галимнәре күптән өйрәнде. Киресенчә, телләрне иртә өйрәтү файдага гына, фикер йөртү сәләтен үстерә. Үзебез дә 7 ел элек, бакчаны ачар алдыннан, бу мәсьәләне яхшылап өйрәндек. Баштарак әти-әниләр мультилингваль сүзен аңламый, нәрсә соң ул, дип аптырый иде. Хәзер ияләштеләр, берничә тел өйрәтүче бакчалар, мәктәпләр ачыла, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә бу хакта еш сөйли. Ике теллелек хакимлек иткән Татарстанда өченче телгә өйрәнү тагын да җиңелрәк булырга тиеш. Дөньяда халыкның 70 проценты берничә телдә сөйләшә. Гомумән, бер генә тел белүчеләр бик аз.

Беренче балабыз Аяз тугач, аны 1 яшьтән үк инглиз теленә өйрәтә башладык. Чит илдән килгән белгеч, өйгә килеп, бала белән уйный, сөйләшә иде. Аннан кытай телен өйрәтергә бер студентны чакырдык. “Бала-Сити” үзәген ачкач, чит телләрне үзләштерүне бергәләп дәвам иттерделәр. Бүген улыбызга – 10 яшь, ул өч телдә дә иркен сөйләшә, кытайчаны да белә. Кече улыбыз Азимга – 4 яшь, ул өч телдә аралаша, бер телдән икенчесенә бик тиз күчә. Билгеле, мондый нәтиҗәгә ирешү өчен, кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк. Галимнәр сабыйларны чит телләргә 4 яшькә кадәр өйрәтергә киңәш итә. Үзем 4 тел беләм. Инглиз телен өйрәнмичә булмый, белмәсәң, дөньякүләм мәгълүматның яртысын гына аңлаячаксың. Инглиз теле ул безнең балаларга  өченче туган тел кебек булырга тиеш.

Бүген мәктәпләрдә әти-әниләргә туган телне сайлау мөмкинлеге бирелде. Ә бит алардан, инглизчә, алманча, испанчаны укытырга телисезме, дип сорамыйлар. Сез сайлау мөмкинлеге бирәсезме?

Андый мөмкинлек бирү теләге юк. Чөнки безгә килүчеләр “Бала-Сити”ның күп телле мәктәп-бакча икәнен белә. Бездә грек, испан һәм башка милләт балалары да бар. Бөекбритания укытучыларының, чил ил спортчыларының балалары да татар телен бик теләп өйрәнә. Татар теле атналыгы уздырабыз. Иптәш кызым Канадада яши. Андагы татар гаиләләре татар телен онлайн дәресләр аша өйрәтүне сорады. Шул рәвешле Америка, Германия, Чехия һәм башка илләрдән 15тән артык бала туган телен өйрәнә башлады. Татар сменасы оештырган идек, ул балалар быел Казанга килде. Алар белән күрештек.

– Үзәктә сабыйларга дүрт тел өйрәтәсез, бакчаларда исә татарча өйрәтә алмыйча газап чигәләр. Югыйсә татар теле буенча укыту-методик комплектлар да, уенчыклары да булдырылды, тәрбиячеләрне дә ике телгә өйрәтергә тырыштылар. Билингваль бакчаларга миллион сумлык грантлар бирәләр. Бер караганда, шартлар юклыктан зарлана алмыйбыз…

Теләсә нинди телне өйрәтүнең төп кагыйдәләре бар. Бер укытучы – бер тел. Әйтик, татар теле укытучысы дәресендә татар мохите булдырып, башка телгә күчмәскә тиеш. Бездә Гөлфия исемле укытучы бар, ул әти-әниләр белән татарча гына сөйләшә, аңламасалар, балалары тәрҗемә итә. Бакчада да, мәктәптә дә 15-20 минут эчендә генә бернәрсәгә дә өйрәнеп булмый. Көн дәвамында, мәсәлән, ашаганда, уйнаганда, җырлаганда да шул телдә аралашу мөһим. Бала өчен барысы да кызык булсын! Без татар теле дәресләрендә билге куймыйбыз, кагыйдә өйрәтү дигән нәрсә дә юк. Бакчада да, бу – песи, эт, дип, рәсем күрсәтеп кенә өйрәтеп булмый. Укытучыдан күп нәрсә тора. Татар теле дәресләре алып баручы Булат Шәймиев инглиз теле мультфильмнарын татарчага тәрҗемә итә. Текстларны балалар үзләре төзи һәм яңгырата. Татар телендә интервьюлар оештыралар. Кызыклы проектлар булдыру кирәк. Камал театры артисты Миләүшә Шәйхетдинова бакчада татарча театр дәресләре алып бара. Балаларга кызык бу. Бәлкем, татарча сөйләшүче футболчыны, рәссамны дәрескә чакырыргадыр.

Бала беләме-юкмы дип, озак уйлап тормыйча, татар мохитенә чумдырырга кирәк. Бала белән татарча сөйләшсәләр, иманым камил, ул да сөйләшә башлаячак. Кайберсе бик тиз өйрәнә. Кайберләре читтә генә тыңлап йөри дә, вакыт узгач, бөтенесен ачып сала. Бездә бакчага – 500, мәктәпкә 140 бала йөри. Бөтенесе дә өч телне белә, кытай телендә дә аралаша. Соңгысына күп сәгатьләр бирә алмыйбыз. Кайбер балалар кытай телен бик яхшы белә, олимпиадаларда да катнаша. Испан, француз телләре мәҗбүри түгел, теләгәннәргә генә.

–       Балам туган телен белсен, өйрәнсен, дип килүче милли җанлы әти-әниләр күпме?

–       Алар бар. Татар гимназиясен тәмамлагач, танышларым арасында да туган телгә өйрәтергә теләүчеләр аз түгел. Сиңа китерик әле, диләр. Язучыларның, иҗат кешеләренең балалары, оныклары бу. Укучыларда милләтебезгә карата горурлык хисләре уятырга тырышабыз.

– Бүген республикада күп телле мәктәпләр челтәре төзергә җыеналар. Аны тормышка ашырган очракта өч телне дә белгән белгечләр дә кирәк булачак. Сез үз өлешегезне кертәсезме?

Университетта физика, химия һәм башка фән укытучыларын татарча әзерләү проекты яңа эшли башлады. Әле алар кайчан укытучы булып җитешә?! Өч телле белгечләр яңа ачылачак күп телле мәктәпләргә дә кирәк. Алты мәктәп бик күп бит ул. КФУ белән проектыбыз бар. Университетта “Бала-Сити” күп теллелек буенча төп кафедра булып тора. Магистрлык программасы ачтык. Андагы 3 курс студентлары бездә практика уза. Укытучыларны әзерләү – бер мәсьәлә, ә менә аларны мәктәптә төпләндерү – икенче. Яшь укытучылар, акчага кызыгып, чит илләргә китәргә атлыгып тора. Ничек тә булса, аларны үзебезгә җәлеп итү программалары уйларга кирәк. Укытучыны елга бер мактап кына түгел, бу һөнәрнең абруе турында көн саен сөйләп торырга кирәк.

Сәрия Мифтахова

Тэглар балалар бакчасыСәрия Мифтаховауку-укыту
ShareTweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Көчле кар-буран булу сәбәпле, Дәүләт автомобиль инспекциясе юлларда сак булырга киңәш итә

17:11

Янгында 23 яшьлек ир белән бер баланың гомере өзелгән

17:00

Әгерҗедә яшәүче сугыш ветеранына 100 яшь тулган

16:46

«Ватаным Татарстан» табиб, шәфкать туташы, фельдшерларга багышланган бәйге башланды

16:32

Татарстанның экология министры коронавирустан вакцина ясаткан

16:26

Казан автобуслары пассажирлары кондукторларга шикаять өчен бүләкләр алачак

15:46

“Йолдызлык” фестиваленең зона этаплары башланды

15:30

Безнең заман” яшьләрне туплый

15:06

Рөстәм Миңнеханов губернаторлар рейтингында беренче урынга чыккан

14:51

Баш кардиолог: “Йөрәк авырулы кешеләр беренче чиратта прививка ясатырга тиеш”

13:53

Яшел Үзәндә ике яңа шәһәр барлыкка килергә мөмкин

13:27

Рөстәм Миңнеханов “М-12” юлы төзелешен карады һәм күпер буласы урында киңәшмә үткәрде

13:00
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Илһам Шакировның туганы: «Илһам абыйның беркайчан да шәп җырлыйсың, әйдә, минем белән җырлап йөр, дип әйткәне булмады»

24.02.2021

Кукмарада бер егеткә селәүсен ташланган: «Җилкәмә батырылган тырнакларны тойгач, эттер дип уйладым»

17.02.2021

8 кешегә калган авыл: Матмыр халкы кыргыйлашып бетмәгәнме?

11.02.2021

«Кызыл зона»га 17 тапкыр кергән журналист: «Кешеләргә аз булса да чынбарлыкны күрсәтәсем килде»

08.02.2021

Мәһәр бирмәү — гөнаһмы?

01.02.2021

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 9 Фев 2021 - 10:00 Ханнанова ЭльмираЛяля Рамазановнанын тортлары хэм ижади унышлары ,кондитер осталыгы Ватаным Татарстан газетасына яналык булып бик лаек язарга!)Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»
  • 9 Фев 2021 - 08:43 АнонимБик булган Ханым, куренеп тора йозеннэн нур боркелэ ,чиста похтэ, башта яулык кулда перчатка, тортларына курыкмыйча заказ бирергэ була, эшлэрен…Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»
  • 9 Фев 2021 - 08:16 Зухра"Гыйнварның алтысын алып керә, (иске стиль буенча)мартның алтысын алып чыга" дия иде әтием.Халык синоптигы салкыннарның кайчанга кадәр дәвам итәчәген әйтте
  • 9 Фев 2021 - 08:06 ГолнурИсэнмесез, Лэлэ Рамазановна эшегездэ унышлар ,дорестэндэ тортларыгыз бик тэмле ,,теленне йотарлык ",алга табада безне шундый матур - тэмле торт- меренговый…Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»
  • 7 Фев 2021 - 12:56 МансурЭТот автор свои навязчивые мысли всегда выдает за истину. То ахрзаман у него то апокалипсис. СШа со своим глоб.капитализмом могут…Америка тарала микән?

СОРАШТЫРУ

Коронавирустан прививка ясатасызмы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!