Балаларга ничә минут телевизор карау зыянлы түгел?

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгында түгәрәк өстәлдә Республика клиник офтальмология хастаханәсе табиб-офтальмологы, балалар кабинеты мөдире Людмила Филиппова балаларда ерактан начар күрү авыруын кисәтү өчен карау режимын сакларга кирәклеге хакында сөйләде.

«Без беренче сыйныфта укучы балага экран алдында көнгә 15 минуттан да артык утырмаска, урта мәктәптә 20 минут һәм югары сыйныфларда 30-40 минут вакыт үткәрергә киңәш итәбез. Бүген моны башкару бик авыр, әмма сәламәтлек өчен мөһим», — дип белдерә ул.

Шулай ук баланың эш урынын дөрес оештырырга кирәклеген дә искәртә. Күздән кәгазъ битенә кадәр кадәр ара 30 сантиметрдан артык булырга, күз күреме кыры лампа белән яхшы яктыртылырга тиеш. Бу ут мускулларны йомшарта.

Офтальмолог сүзләренчә, күзләргә гимнастика, арка һәм муенга күнегүләр ясау мөһим, алар кан әйләнешен яхшыртырга ярдәм итә.

«Кеше күзе монитор белән эшләүгә җайлашмаган, ул монитор тәэсирен кабул итми, шуңа күрә патология барлыкка килә. Бигрәк тә балада ерактан начар күрү куркынычы булса», — диде Филиппова.

Табиб-офтальмолог сүзләренчә, балада ерактан начар күрү авыруы никадәр иртәрәк башланса, аны дәвалауга уңай фараз азая. Өлкән яшьтәге кешеләрнең инвалидлык алу дәрәҗәсе 15-20 процентка җитә — бу, белгеч бәяләвенчә, шактый югары процент.

 


Фикер өстәү