Бер танышымның баласы, татар авылында туып, шунда тәрбияләнүгә карамастан, русча гына сөйләшә. Үзебезчә берәр әйбер сораганда, юньле-башлы җавап та кайтармый. Әти-әнисе, кызыбызның кылануы түгел, аның теле русча ачылды, ди.
Ышанмаслык та түгел, чөнки ул сабыйның, ачуым килмәгәе, бишектә чакта ук кулыннан телефон төшмәде. Әнисе иртә эшкә чыкты, әби-бабай җайлы ысул тапты: бәләкәч алдына телефон куялар да, үз эшләренә чумалар. Мал-туар карала, бакчада чүп утала, оныкның тыны да чыкмый, телевизордан сериал карарга да комачауламый ул. Бәләкәч, ботка, аш ашамаса да, интернеттагы мультфильм ярдәмгә килә. Якыннары, ярамый, зыянлы, ник телефон бирәсез, дип әйтә башласа, әбисе: “Әллә нәрсә карамый бит, “Маша белән аю”ны гына”, – дип, амбразурага ташлангандай кызчыкны яклый, каршы сүз әйттерми иде. Бала быел беренче сыйныфка укырга бара. Хәзер Сиринәнең әби-бабасы үзләре үк, дәрес вакытында телефонсыз ничек яшәр икән бу бала, дип аптырашта.
Кызганыч, бездә Сиринә кебекләр берән-сәрән генә түгел, бик күп. Мәктәпкә ата-аналар җыелышына барсаң, укытучылар иң әүвәл берничә минут ата-аналарга телефонның начар тәэсире турында нотык сөйли. Телефон, смартфоннарына иелгән әти-әниләр исә ул сүзләрне теләр-теләмәс кенә тыңлый. Телефоннар, компьютерлар тормышыбызга шулкадәр нык үтеп кергән, алардан башка яшәүне күз алдына да китереп булмый. Кичә Сәламәтлек саклау министрлыгында узган “түгәрәк өстәл” янындагы сөйләшүдә бер төркем белгечләр балаларны мәктәпкә әзерләү чаралары турында чыгыш ясады. Балаларга укырга барырга санаулы көннәр калды, бу вакыт аралыгында гына шөгыльләнү, әлбәттә, дөрес тә түгел. Шулай да, озын җәйге каникул чорында соң яткан, төш вакытында гына урыныннан кузгалган, нәрсә теләсә, шуны эшләп йөргән бала-чагага тиздән мәктәп кысасына керергә туры киләчәк.
– Малайлар-кызлар яхшы укысын өчен аларның сәламәт булуы кирәк, – ди Республика медицина профилактикасы үзәге табибы Роза Алимова.
Белгеч фикеренчә, баланың саулыгында медицина, нәселдәнлек тә алай зур роль уйнамый. Күп очракта ул әйләнә-тирәдәге шартларга һәм сәламәт яшәү рәвешенә бәйле. Моңа көнгә кимендә дүрт тапкыр әйбәт туклану, җитәрлек йоклау, дәрестән соң ялны дөрес оештыру һәм башкалар керә. Йокы дигәндә, кечкенә балалар – 10-12, үсмерләр – 9-10 сәгать ял итәргә тиеш. Республика балалар клиник хастаханәсенең “Сәламәтлек” үзәге җитәкчесе Гүзәл Яруллина сүзләренә караганда, хәрәкәт җитәрлек булмау һәм дөрес тукланмау нәтиҗәсендә сабыйлар биш-алты яшьтә үк артык авырлык җыя башлый. Шулай да мәктәпкә укырга кергәндә балаларда авырулар бик беленми әле, унберенче сыйныфны тәмамлаганда, чирләр ике тапкыр арта. Болар – ашказаны, күз, сөяк-хәрәкәт, йөрәк-кан тамырлары системасы чирләре…
Телефон, гаджетлар баланың физик һәм психологик сәламәтлегенә начар йогынты ясый. “Электрон тормыш никадәр соңрак башланса, шулкадәр яхшырак”, – ди психолог Мария Щевлягина. Бала белән күбрәк сөйләшергә, уйнарга чакыра ул. Әмма белгеч сөйләгәндә каршылыклы фикер уяна, чөнки мәктәптә башлангыч сыйныфларда ук компьютер, интернеттан өстәмә мәгълүмат табарга кушалар. “Бу очракта балага әти-әниләрнең ярдәм итүе кирәк”, – ди табиб-офтальмолог Людмила Филиппова. Аның фикеренчә, компьютер мониторына озак карап тору күздәге киеренкелекне арттыра, эчке мускулларга көч килә. Мондый хәл еш кабатланганда күз ерактан начар күрә башлый. Гаиләдә ата яки анада әлеге диагноз икән, балада да, иртәме-соңмы, әлеге чир килеп чыгу куркынычы яный. Күз күрүе начарланмасын өчен нәрсә эшләп була соң?
– Башлангыч сыйныфта укучыларга – 15 минут, урта сыйныфтагыларга – 20, өлкән сыйныфта белем алучыларга – 30-40 минуттан да артык компьютер каршында утырмаска, – ди табиб-офтальмолог. – Баш мие, күз кан тамырлары эшчәнлеген яхшырту, муендагы, аркадагы киеренкелекне бетерү өчен, әледән-әле күнегүләр ясап торырга кирәк. Балаларның күз алмасы 15-16 яшькә чаклы үсә, формалаша. Чир иртәрәк беленгәндә, күрүне яхшырту мөмкинлеге бар. Табиб күзлек билгеләгән икән, аны кияргә кирәк. Лазер ярдәмендә операцияләрне 18-20 яшьләрдән соң ясыйбыз.
Ерактан начар күрү белән күбрәк гаджетларны уйлап табучы Кытай, Япония, Корея халкы интегә икән. Аларның 95 проценттан артык халкында шул чир булса, европалыларда ул күрсәткеч – 46 процент. Без дә шуннан ерак тормыйбыз. Кайбер әти-әниләр, телефон, планшетлар бирмибез, баланы телевизор белән алдыйбыз, ул көне буе эшләп тора, дип аклана. Монысын да белгечләр бер яманнан икенчесенә күчү итеп кабул итә.
– Аның да зыяны гаджетныкыннан ким түгел. Мәктәптә уку авыр, ата-аналар, аннан тыш та бала организмына күпме көч килү турында да уйлансын иде, – ди “түгәрәк өстәл” янындагы сөйләшүгә җыелган белгечләр.
Фәния Арсланова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat