Башкортстанда үзләренең ана капиталын булдырганнар

Башкортстанның Чакмагыш районында урнашкан “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе үз хезмәткәрләре өчен ана капиталын булдырган. Бу хакта “Баш­информ” агентлыгы БСТ телеканалына сылтама белән хәбәр итә.

Өченче һәм аннан соңгы балалар дөньяга килгән хезмәт­кәр­ләрнең гаиләләренә авыл хуҗа­лыгы предприятиесе 500 мең сумлык сертификатлар бирә. Шул рәвешле демографик вазгыятьне яхшыртырга һәм яшьләрне авылда калдырырга ниятлиләр.
Программа моңа кадәр дә гамәлдә булган, әмма берни­ка­дәр вакытка түләүләр туктатылып торылган. Быел аны кабат кай­тарыр­га булганнар. Әлегә дүрт гаиләнең бюджеты ярты миллион сумга тулыланган. Гаи­лә­ләр акчаны үзлә­ре теләгәнчә тота ала. Әмма елына 100 мең сум­нан да артыграк сарыф итәр­гә ярамый.


Фикер өстәү