Яшьләр торак конкурсына гаризалар кабул итү бара

Фатирлы буласың килсә, актив, максатчан булу да җитә. Әнә шундыйлар өчен Татарстанда Яшьләр торак конкурсына гаризалар кабул итү бара. Анда яшьләр сәясәте тармагында эшләүче 18 – 30 яшьлек татарстанлылар (35 яшькә кадәрге яшь галимнәр) катнашып, социаль ипотека программасы буенча торак алу мөмкинлегенә ия була. Яшьләргә фатирларны “Салават күпере” торак комплексыннан бирәчәкләр.

Татарстан Яшьләр эшләре ми­нис­тр­лы­гының тармак программаларын тормышка ашыру һәм үс­терү бүлеге җитәкчесе Владислав Усанов әйтүенчә, быел конкурста җәмәгать оешмалары лидерлары гына тү­гел, яшьләр белән эшләүче белгечләр дә, яшь гаиләләр дә катнаша ала. Андыйларның саны Татарстанда 2 меңгә җитә.

– Бу – министрлык өчен өстен­лекле программа булып тора. Ул актив яшьләргә ярдәм итү чарасы буларак тормышка ашырыла. Го­му­мән алганда, без өч программа буенча эшлибез, – диде Владислав Усанов.
Аның әйтүенчә, быелгы бәйге­нең төп максаты – географияне киңәйтү һәм катна­шучыларның санын арттыру.
Конкурсның башкарма директоры Наил Вяльшин билгеләп уз­ганча, социаль ипотека буенча торак алу программасы 2012 елдан бирле эшли. Шушы вакыт эчендә 217 яшь кеше тораклы булган. Алай гына да түгел, фатирлы булу бәхетен татучылар саны елдан-ел артып бара икән. Узган ел 49 кеше үз куышлы булса, быел андыйлар саны 62гә җитәчәк. Ә программа үзе 2024 елга кадәр дәвам итәчәк.

Әлеге программада катнашуга Казанда яшәүчеләр генә түгел, район җирлек­лә­рендә торучылар да дәгъва кыла ала. Алар фатирларын үз районнарыннан Татарстан Президенты карамагындагы Дәү­ләт торак фонды төзегән йортлардан сайлый алачак. Әгәр төзелеш озакка сузылса, фатирны Казаннан да сайлап алу мөмкинлеге булачак. Шунысы да мөһим: социаль ипотека программасы буенча торак алучы башка кеше­ләрдән аермалы буларак, яшьләргә үз куышларын 3 ел көтәргә туры килмәячәк.

Нинди шартлар үтәлергә тиеш?
Наил Вяльшин бәйгедә катнашу шартлары белән дә таныштырып узды. Яшь чик­ләүләреннән тыш, гариза тапшыручының даими теркәлгән яшәү урыны Татарстанда булырга һәм гаиләдә бер кешегә туры килгән торак мәйданы 18 квадрат метрдан артмаска тиеш. Моннан тыш, фатирга дәгъ­ва кылучы яшь кеше республика сәясәтен тор­мышка ашырырга, мәгариф һәм яшь­ләрне тәрбияләү өлкәсен­дә хезмәт итәргә, айлык кереме булырга һәм кимендә 140 мең сум күләмендәге беренче кертемгә ия булырга тиеш.
Гаризаларны 27 августка кадәр тапшырырга мөмкин. Ә аның нә­тиҗәләре 20 сентябрьдә үк билгеле булачак.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү