Мөслимдә кызлар һәм егетләр аерым укый башлаячак

Киләсе уку елыннан Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе гендерлы укытуга күчәчәк. Ягъни кызлар һәм егетләр аерым укытылачак. Мәктәпнең ата-аналар җыелышында сүз яңача белем бирүнең өстенлекләре турында барды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Бүгенге көндә Россиянең 500 мәктәбендә белем бирү гендерлы укытуга корылган. Бу баланың сәләтен ачарга мөмкинлек бирә», – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов.

Мөслим урта мәктәбендә белем бирүнең беренче класста (киләчәктә, быелгы берләрдән башлап, башлангыч сыйныфта) татар телендә генә алып барылачагын да әйтергә кирәк. Бала белем алуны ана телендә башларга тиеш. Мәктәп директоры Илзир Мадъяров “ана телен камил белгән бала чит телләрне дә яхшы үзләштерә” дигән фикердә.

«Әхлак, тәрбия һәм туган тел төшенчәләре бергә йөри. Күпме белем бирсәк тә, әхлак-тәрбия җитми икән, бала бәлага әйләнергә мөмкин. Бала тәрбияләгәндә гореф-гадәтләр дә исәпкә алынырга тиеш – ди район башлыгы Рамил Муллин.

Мәктәпкә тагын бер яңалык кертелә. Алда телгә алынган В.Базарный системасы буенча мәктәпкә яңа өстәл-урындыклар кайта. “Яңа җиһазлар гиперактив балалар өчен отышлы, – ди Илзир Мадъяров. – Бала дәрестә утырып яки басып яза яки укый ала”.

Киләсе уку елыннан балалар дәресләргә телефоннарын махсус тартмада калдырып керәчәк. Ашханәдә швед өстәле кулланылачак: менюда берничә төр ризык тәкъдим ителәчәк. Туклану өчен түләү дә һәр баланың аерым исәп-хисап счеты нигезендә барачак.

Римма Афзалова, «Авыл утлары» газетасы

Фикер өстәү