Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләрне хәмер куллану-кулланмауга тикшерергә тәкъдим итте

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы эш бирүчеләргә хезмәткәрләрне хәмер куллану-кулланмауга тикшерергә тәкъдим итте. «Эшчеләрнең сәламәтлеген ныгыту» программасында билгеләп үтелгәнчә, мондый чараларны эштә булган бәхетсезлек очраклары санын киметү өчен кертергә тәкъдим ителә.

«Тест үткәрүнең максаты — хәмер белән проблемаллары булган хезмәткәрләрне ачыклау. Ә барысында алкотестр ярдәмендә — өрдереп тикшерергә була», — дип билгеләп үтелә программада.

Тикшерүләр планлы булырга мөмкин. Бу очракта компания хезмәткәрләренә булачак чаралар турында хәбәр итәләр. Шулай ук тикшерүләрне очраклы итәргә дә мөмкин. Хезмәткәрләрнең канында алкоголь булу-булмауга шикләнгән очракта тест үткәрергә мөмкин. Шулай ук бәхетсезлек очрагында тикшерү уздыру да тәкъдим ителә.

Тестта катнашудан баш тарту — организмда алкоголь барлыкка тиңләштереләчәк. Тикшерүләрне үткәрү өчен сак хезмәте, кадрлар бүлеге һәм медицина хезмәте җаваплы булачак.


Фикер өстәү