8 сентябрьдән башлап Татарстан халкы үз ишегалларында башкарылачак эшләрне үзләре сайлаячак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
«Бүген барлык ишегалларына техник инвентаризация үткәрелә, асфальт һәм юлларның торышы карала», — дип аңлатты спикер.
«Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча өч ел дәвамында тиешле программаны гамәлгә ашыру күздә тотыла. Без күптән берни эшләнмәгән ишегалларына керәчәкбез», — дип ассызыклады ул.
Шул ук вакытта Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, халык теләге буенча кече архитектура формалары белән бәйле эшләр башкарылачак. Моннан тыш контейнер мәйданчыклары төзекләндереләчәк һәм башка кирәкле эшләр башкарылачак.
«Татар-информ» матбугат агентлыгы хәбәр иткәнчә, хәзер «Безнең ишегалды» проекты буенча фикер алышулар бөтен Татарстан буенча уза.