Дога кабул була торган вакытлар һәм урыннар

1 – Кадер кичендә.

2 – Төннең өченче өлешендә.

3 – Азан белән камәт арасында.

4 –  Яңгыр яуганда.

5 – Мөлтәзәмдә.

6 – Җомга көненең бер өлешендә.

7 – Зәмзәм суы эчкәндә.

8 – Сәҗдә вакытында.

9 – Фарыз намазларыннан соң.

10 – Тәшәһһүд ахырында.

11 – Мөселман кардәшең гаип (яныңда булмаган) вакытта аның өчен дога кылу.

12 – Гарәфәт көнендә (хаҗга булучыга).

13 – Рамазан аенда.

14 – Золым кылынган вә җәберләнгән кешенең догасы.

15 – Ата-ананың балага карата догасы.

16 —  Мөсафир кешенең догасы.

17 – Ураза тотучының догасы.

18 – Авыз ачканда.

19 —  Гадел имамның догасы.

20 – Изге баланың догасы.

21 – Хаҗда беренче ике баганага таш аткач.

22 – Кәгъбәтуллаһ эчендә, шулай ук хиҗер эчендә, чөнки ул Кәгъбәтуллаһның бер өлеше.

23 – Сафа һәм Мәръва калкулыкларында.

Гомумән алганда, мөселман һәрвакытта да Аллаһка дога белән ялварырга тиеш, чөнки Аллаһ әйтте: “әгәр колларым синнән Минем турында сорасалар, хакыйкатьтә, Мин якын. Дога кылучы Миңа дога белән мөрәҗәгать итсә, Мин мөрәҗәгатенә җавап бирәмен”. Шулай да, искә алып узган вакытларга һәм урыннарга аерым әһәмият бирергә кирәк.


Фикер өстәү