Казан WorldSkills дөнья чемпионатына әзер!

Иртәгә Казанда эшче һөнәрләр буенча WorldSkills дөнья чемпионаты ачылачак. Ул Россиядә беренче тапкыр уздырыла. Кичә исә башкалада бу ярышта катнашасы илләрнең әләмнәрен күтәрделәр. Чарада WorldSkills International президенты Саймон Бартли һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Өч елдан артык әзерләнгән дөньякүләм чарага шәһәр тулысынча әзер. Чит ил кунаклары да, космосны урап, океан төпләренә төшеп, Татарстан районнары аша узып чемпионат әләме дә, ниһаять, шәһәргә килеп җитте. Ул МИ-8 очкычында Казансу өстеннән очып, шәһәр мэры Илсур Метшин кулына килеп иреште. Ярышлар вакытында әләм “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә торачак. Ә WorldSkills Kazan 2019 ябылу тантанасында аны киләсе чемпионат хуҗасы – Шанхай (Кытай) вәкилләренә тапшырачаклар.

Оста куллар нинди бүләккә лаек?

WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин “ВТ”га чемпионатка әзерлек, җиңүчеләргә каралган бүләкләр һәм катнашучыланың киләчәге турында сөйләде.

– Катнашучылар 23 августтан үз эшен башлап җибәрәчәк. Һәр ярыш мәйданчыгында тамашачыларга теге яки бу компетенциянең нәрсәдән гыйбарәт булуын аңлатыр өчен махсус белгечләр басып торачак. Һәр ярышның үзенчәлеген аңлатып бирер өчен кыска гына видеоязмалар күрсәтеләчәк. Махсус аудиогид ярдәмендә компетенцияләргә бәйле мәгълүматны тыңлап йөрү мөмкинлеге дә бар, – диде Эмиль Гобәйдуллин.

Ярышларда җиңүчеләр өчен махсус медальләр дә әзер. Алар нигезендә милли символлар ята. Бу – лалә чәчәге һәм милли орнамент. Шулай ук медальләрне ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасына кергән архитектура корылмалары да бизәячәк. Һәр компетенциядә “алтын”, “көмеш” һәм “бронза” ияләре билгеле булачак. Әле тагын өстәмә медальләр дә каралган.

– Аерым бүләккә үз иленең иң яхшы остасы лаек булачак. “Осталык өчен” медальоны 700дән артык балл туплаган егет-кызларга биреләчәк. Шулай ук чемпионатның иң-иңе дә ачыкланачак. Башкаларга караганда күбрәк балл туплаган катнашучыга WorldSkillsның “атасы” Альберт Видаль исемендәге премия тапшырылачак, – дип аңлатты Эмиль Гобәйдуллин.

Россия данын яклап катнашучылар хезмәтләренә күрә хөрмәтен дә күрәчәк. Медаль өчен аларга федераль хөкүмәт исеменнән 300, бронзага – 400, көмеш медаль өчен – 500, “алтын” ияләренә – 1 миллион сум күләмдә акчалата премия каралган. Татарстан ягыннан безнең җиңүчеләргә өстәмә 400 мең сум акча каралган.

Эмиль Гобәйдуллин “Казан Экспо”га килеп, һәркем үзенә кызык таба ала, дигән фикердә. Шәхсән аңа ландшафт дизайны һәм төзелешкә бәйле компетенцияләрне күзәтү ошый икән. “Күпләр чәчтарашлар эшен, эстетик косметология һәм чәчәк бәйләмнәре ясау юнәлешләрен үз итә. Әлбәттә, аш-суга бәйле ярышлар яныннан да җиңел генә китеп булмый. Туктап, алар әзерләгән ризыкны ашап карыйсы килә хәтта”, – ди ул.

Эмиль фикеренчә, чемпионатта катнашкан яшьләрне республикада калдыру җаен табарга кирәк. Шулай ук башка илләрнең иң-иңнәрен дә безгә җәлеп итү зыян итмәс. “Казан Экспо”да, чемпионат өчен алынган җиһазлар да тузан җыеп ятмаска тиеш. Ярышлардан соң калган мирасны исә соңрак уку йортларына, көллиятләргә кулланышка тапшырырга яисә сатарга ниятләре бар. Анысын әле чемпионатны уңышлы итеп уздырганнан соң хәл итәчәкләр.

Эшчеләр авылы

Универсиада авылына (хәзер WorldSkills авылы), барлык делегация вәкилләрен исәпкә алып, 5,5 мең кунак урнашкан. Ул, парк мәйданы белән бергә, 14 гектар җирне били. WorldSkills International президенты Саймон Бартли бу урын берничә көнгә катнашучылар өчен еракта калган өен алмаштырып торачак дип саный. “Өй – җылылык, дуслык, ярдәмләшү урыны. Без биредә менә шуларга ирешергә дип җыелдык”, – диде ул WorldSkills авылының рәсми ачылышында. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исә барлык уңайлыкларны тудырырбыз дип ышандырды. “Безнең шәһәр, республика сезгә ошар дип уйлыйм. Без сезгә монда уңайлы булсын барысын да эшләячәкбез”, – диде ул, чит ил кунакларын сәламләп.

Автобус инглиз телендә “сөйләшә”

Корылмалар гына түгел, техника да, шоферлар да кунакларны кабул итәргә күптән әзер.

WorldSkills транспортын йөртүчеләрнең эш сәгате иртәнге биштән үк башлана. Рейска чыгар алдыннан, алар медицина тикшерүе уза. Аннан – “тимер ат”ларны тикшерәләр.

11 ел буе автобус йөртүче булып эшләүче Денис Захаровның Татарстанда үтә торган зур чараларда эшләү тәҗрибәсе бар инде. 2015 елда ул Су спорты буенча дөнья чемпионатында кунакларны, ә 2018 елда узган футбол ярышлары вакытында Австралия җыелмасын йөрткән.

— Чит ил вәкилләре белән сөйләшү, куркынычсызлык таләпләренә туры китереп автобус йөртү буенча әзерлек булды. Эш сәгатебез иртәнге җидедә башланып китә, кичке җиделәрдә тәмамлана. Алмашынып эшлибез. Автобусларда аптечка бар, беренче ярдәм күрсәтә алабыз, − дип сөйләде ул. Денисны автобус йөртүче дип атап та булмый: өстендә – ак күлмәк, кәчтүм-чалбардан ул. Киемгә карап каршы алалар, безнең таләпләр шундый, өс-баш матур булырга тиеш, ди үзе дә.

Раил Хәйруллин – инглиз телен белгән җиңел машина йөртүчеләрнең берсе. Ул тиз арада чит ил вәкиленә үзәктән “Казан Экспо”га ничек барырга икәнен инглиз телендә аңлатып бирә ала.

– Инглиз телен сайлап алу узганда ук белә идем, махсус өйрәнмәдем. Сөйләшерлек булса да чит телне белергә кирәк иде. Мин җиңел машинада хөкемдарларны, катнашучыларны, гомумән, барысын да йөртәм, аэропорттан да каршы алам, – дип сөйләде Раил Хәйруллин.

Ничек барырга, нәрсә карарга?

Чемпионат оештыручыларына иң еш бирелә торган сорау бу. WorldSkills узачак көннәрдә “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгенә тамашачылар өч төрле транспортта бара алачак. “Леруа Мерлен”, “МЕГА” сәүдә үзәге, “Имәнлек” метро станциясеннән шаттллар йөреп торачак. Алар бушлай хезмәт күрсәтәчәк. Шулай ук “Казан-1” тимер юл вокзалыннан китүче электр поезды да 20 минут эчендә тамашачыны “Казан Экспо”га илтеп куячак. Биредә билет бәясе – 40 сум. Такси белән барырга да мөмкин. Бу очракта юл хакы 600-700 сумга төшәчәк. Шатлларның вакытларын рәсми сайттан яисә чемпионат өчен махсус әзерләнгән буклетлардан белергә була.

“Казан Экспо”дагы ярышларны карау – бушлай. Бары тик чемпионатның рәсми сайтында теркәлергә һәм билетны бастырып алырга гына кирәк. 12 яшькә кадәр балалар ярыш мәйданына өлкәннәр белән генә кертелә.

Ә менә “Казан Арена”да булачак ачылыш һәм ябылу тантаналарына билетларны сатып алырга кирәк. Алар сәгате-минуты белән кими бара. Билет хакы 300 сумнан башлана. Тамаша гомергә истә калырлык һәм Казанда элегрәк үткән дөнькүләм чаралардан ким булмаячак, дип ышандыра оештыручылар.

“Казан Экспо”да һәм ярышлар уза торган башка мәйданнарда түбәндәге әйберләрне үзең белән алып керү тыела: аэрозоль баллоннар (шәхси гигиена кирәк-яракларыннан кала), термос, азык-төлек, эчемлекләр (алкоголь дә тыела), фото һәм видео җайланмалар өчен штатив, пиротехника, теләсә нинди типтагы корал, тиз янып китәргә мөмкин булган сыеклыклар, пыяла шешәләр һәм савытлар.

“Казан Экспо”га килеп, ярышларда көч сынашкан егет-кызларга гына карарга димәгән. Җаны теләгән һәркем мондагы чараларда катнаша ала. WorldSkills тамашачысы нәрсә эшли ала соң? Беренчедән, “Try-a-skill” мәйданчыгында оештырылачак остаханәләрдә катнашу мөмкинлеге бар. “Future Skills” дигән өлештә киләчәк һөнәрләре белән таныша торырга мөмкин. Икенчедән, чемпионатка дип, Казанга 63 ил килгәнен истән чыгармагыз. Ә бу 63 төрле милләт, мәдәният белән танышу мөмкинлеге! “Казан Экспо”да һәр илнең аерым мәйданчыклары булачак. WorldSkills ярышы көн дә булып тормый: истәлеккә фотосурәткә төшәргә һәм сувенирлар сатып алырга онытмагыз.

Мәдәник көндәлек

Ачылыш һәм ябылыш тантаналарына бара алмаган кешеләр хафага калмасын. Горки-Әмәт урманында WorldSkills тантаналарын зур экран аша ачык һавада карарга мөмкин. WorldSkills 2019 ачылышын федераль каналларның берсендә дә күрсәтергә ниятлиләр. Әмма әлегә кайсы канал икәне билгеле түгел.

Чемпионат көннәрендә башкала халкын һәм кунакларын мәдәни күңел-ачу программалары белән сөендерәчәкләр. Барысыннан да хәбәрдар булып тору өчен оештыручылар һәркемгә “WorldSkills Kazan 2019” мобиль кушымтасын йөкләтеп алырга киңәш итә. Монда бөтен кирәкле мәгълүмат белән дә танышырга мөмкин.

Паркларда остаханәләр, ачык һавада фильм караулар, бушлай экскурсияләр оештырылачак. Алар барысы да бушлай. Быел“Казан” гаилә үзәге янында була торган “Тәмле Казан” гастрономик фестивале дә WorldSkills ярышларына багышлап үткәреләчәк. Дәүләт театрлары иң яхшы спектакльләрен, музейларда күргәзмәләр оештырылачак. Аларга да билетларны алдан алып куярга киңәш ителә.

 

 

 

Якыннарым минем белән горурлана. Шул ук вакытта алар минем ялым, буш вакытым булмауга да борчылып тора, − ди чемпионат катнашучысы Эмиль Мифтахов. Ул дөньякүләм бәйгедә  “Мобиль робототехника” юнәлешендә үз осталыгын күрсәтәчәк. – Киләчәктә үземдә булган белемнәрне башкаларга да бирергә телим, үзем өйрәнгәннәрне яшьләргә өйрәтәсем килә.

“Сантехника һәм җылыту” компетенциясендә безнең ил данын яклаучы Дмитрий Малиновның төп илһам чыганагы – аның әти-әнисе һәм остазлары икән. “WorldSkills хәрәкәте белән танышуым университеттан башланды. Халыкара чемпионатта Россия исеменнән чыгыш ясавым белән бик горурланам. Чемпионат үткәч, университетны уңышлы тәмамларга исәп. Аннан күз күрер”, − дип, ният-хыялларын сер итеп калдырды Дмитрий.

 

Чулпан Гарифуллина

Фото: worldskills2019.com сайтыннан алынды


Фикер өстәү