Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлады

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлыйм. Бу бәйрәм, яңартылган Россиянең аерылгысыз дәүләт атрибутларының берсе буларак тарихи әләмнең югары статусын ныгытып, Россия Федерациясе Президенты указы белән чирек гасыр элек билгеләнде.

Дәүләт флагы илкүләм символ гына түгел ул. Ул традицияләрнең ныклыгын, безнең Ватаныбызның куәтен һәм бәйсезлеген күрсәтеп тора. Ак, зәңгәр һәм кызыл төсле әләм, төрле милләттәге һәм диндәге россиялеләрне дәүләт мәнфәгатьләрен яклауга, бай рухи һәм тарихи-мәдәни мирасны саклауга уртак омтылышта берләштереп, үз төсләрендә уй-фикерләрнең сафлыгы һәм намуслылыгы, ышанычлылык һәм тугрылык, ватанпәрвәрлек һәм батырлык идеяләрен гәүдәләндерә.

Бүген Россия әләмен Җир шарының һәр почмагында беләләр һәм хөрмәт итәләр. Халыкара очрашулар һәм сөйләшүләр дә ансыз үтми. Дәүләт флагы илебезнең иҗтимагый тормышындагы иң әһәмиятле вакыйгалар һәм ватандашларыбызның олы казанышлары вакытында күтәрелә. Ул, күккә төбәлеп, яңадан-яңа җиңүләргә чакыра, Ватанга карата патриотик горурлык һәм мәхәббәт хисләре уята. Бүген шушы бәйрәм көнендә без Россия дәүләтенең бүгенгесендә һәм киләчәгендә үзебезнең катнашуыбызны тагын да ныграк тоябыз. Куелган максатларга ирешү һәм иң кыю планнарны тормышка ашыру нәкъ менә безнең эш сөючәнлегебездән, тырышлыгыбыздан һәм ихтыяр көчебездән тора.

Барыгызга да эшләрегездә уңышлар, тынычлык, бәхет һәм иминлек телим! Россиянең Дәүләт флагы астында Ватаныбызның иксез-чиксез киңлекләрендә игелек һәм гаделлек тантана итсен! Бәйрәм белән, кадерле татарстанлылар!


Фикер өстәү