Россиягә балалар өчен 10 мең чит ил даруы кайтартылачак

Сүз илебездә җитештерелми торган психотроп препаратлар турында бара. Бу хакта журналистларга вице-премьер Татьяна Голикова секретариатыннан хәбәр иткәннәр.

Аерым алганда, «Диазеплар», «Фенобарбитал», «Медозалам», шулай ук «Клобаз» кебек даруларны сатып алырга тиешләр.

Тулаем алганда, Россиядә психотроп препаратлар җитештерү җайга салынган, әмма балаларны дәвалау өчен кулланыла торган кайбер формаларда мондый дарулар җитештерелми, ә чит ил җитештерүчеләре аларны безнең илдә теркәми.

Элегрәк гаммәви мәгълүмат чараларында үзләренең авыручы балалары өчен дарулар заказ биргән хатын-кызларның тоткарлануы турында хәбәрләр киң резонанс тудыра иде. 15 августта Facebook та «Дом с маяком» балалар хосписы директоры Лида Мониава  почтада «Фризиум»препаратын алган вакытта  Мәскәүдә тагын бер әнине тоткарлаганнар, дип язган иде. Җәмәгатьчелек һәм хокук яклаучылар бу хәлне мәгънәсез һәм рәхимсез дип атады.


Фикер өстәү