Казанда 23-27 августта транспорт хәрәкәте чикләнә

Чемпионатның ачылыш һәм ябылыш көннәрендә транспорт хәрәкәте кайбер урыннарда чикләнәчәк. Искәртеп узабыз, чемпионатның ачылу тантанасы бүген, 19:00 да Казан Аренада узачак. 

23-27 августта башкалада автобус, трамвай һәм троллейбус маршрутларының эшләү вакыты да үзгәрәчәк. 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 35, 35а, 37, 47, 53, 56, 63, 68, 72, 74, 75 91 нче маршрутлар буенча йөрүче автобуслар, 1 һәм 5 нче маршрут трамвайлары, шулай ук 7 нче номерлы троллейбус иртәнге 4.30 сәгатьтә йөри башлаячак. Үз эшләрен алар 23.30 да төгәлләячәк.


Фикер өстәү