22 августта нинди һава торышы булачак?

22 августка каршы төндә һәм 22 августта иртәнге якта томан төшәчәк дип хәбә итә,м Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте. Бу  Татарстанның кайсыбер районнарына һәм Казан шәһәренә кагыла.

Бүген көндез республикада алмашынучан-болытлы һава торышы булачак. Талгын җил исәчәк. Төнлә температура +11..+16 градус җылы була, көндез +23..+28 градуска кадәр җылы булачак.

Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы томан вакытында торак пунктлардан чыгып йөрмәскә киңәш итә. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәрберсе өчен томан куркыныч булуын истә тотарга кирәк.

 


Фикер өстәү