Дмитрий Медведев Казанга эш сәфәре белән килде

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Казанга эш сәфәре белән килде. Кич белән Дмитрий Медведев «Казан Арена»стадионында узачак WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашачак. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ил Хөкүмәте башлыгы «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә WorldSkills Kazan 2019 конкурс мәйданчыкларын караячак. Шунда ук ул Россия җыелма командасы составыннан килгән турнирда катнашучылар белән очрашачак.

«Дмитрий Медведев Төбәкара компетенцияләр үзәгендә – Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында булачак. Анда ул «Веб-дизайн һәм эшләнмә» , «Бизнес өчен программалы чишелешләр», «Мобиль робототехника» компетенцияләре буенча күнегүләр полигоны эше белән танышачак», – диделәр матбугат хезмәтендә.

ФОТО «ТатарИнформ» сайтыннан алынды.

 


Фикер өстәү