Икмәк булса, медаль дә була. Казанда WorldSkills дөнья чемпионаты ачылды

Һөнәри осталыкны арттыру буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты киләчәк һөнәрләренә дан җырлап, тамашачы белән икмәк пешереп“тере” бизәлешкә сокланып ачылды.

Башладык!

Өч елдан артык көткән, әзерләнгән вакыйгага старт бирелде.  WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты “Казан Арена” стадионында рәсми затларның котлавы һәм ике сәгатькә сузылган тамаша белән ачылды. Анда Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев, вице-премьер Татьяна Голикова, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, WorldSkills International президенты Саймон Бартли катнашты.

Саймон Бартли тамашачыларга «сәлам» дип мөрәҗәгать итте.   Ул оештыручыларга, Россия һәм Татарстан җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

– Бу 10 көннән күп нәрсәгә өмет итәбез. Безнең өметләр инде искиткеч ачылу тантанасында ук акланды, – диде ул. –  Чемпионатта катнашучы үз өлкәсендә зур уңышларга иреште инде. Без аларның укытучылары, әмма алар да  безне күп нәрсәгә өйрәтә.

Дмитрий Медведев тамашачыларны татар телендә – «хәерле кич» дип сәламләде. Ул WorldSkills чемпионаты күңелгә хуш килгән һөнәрне сайлауда һәм үз юлыңны табуда ярдәм итә дип саный.

– Чемпионатны без тәүге тапкыр кабул итәбез һәм моның белән горурланабыз. WorldSkills хәрәкәтендә катнашу һәркем үзен төрледән-төрле һөнәрдә сынап карый ала. Бу – яшьләр арасында уза торган гади ярыш кына түгел. Ул инде киләчәк чемпионаты, – диде Россия Хөкүмәте Рәисе. – WorldSkills хәрәкәтендә дуслыкка да, җиңүләргә дә урын бар. Ул тормышта үз юлыңны табарга ярдәм итә. Шуңа да Россиядә бу хәрәкәт попуялырлык казанды.

Дмитрий Медведев WorldSkills ның илгә алып килгән яңалыкларын атады.

– Беренчедән, чемпионат яңа белем бирү стандартларын булдырырга этәрде. Икенчедән, төрле яшьтәге кешеләрнең эшче һөнәрләрләренә кызыксынуы артты. Өченчедән, үз эшеңнең чын остасы булу, теорияне гамәлдә куллану өчен мөмкинлекләр. Бу барысы да — WorldSkills, – диде ул

Икмәк һәм тамаша

Чемпионатның ачылыш тантанасы үз эшенең остасы булган һөнәр ияләренә дан җырлауга багышланган иде. Ул дүрт өлешкә бүленеп, һөнәр иясенең чын оста булып җитешүен тасвирлады. Алты төркемгә бүленгән артистлар чемпионатның компетенцияләрен – дизайн, инженерия, төзелеш, IT-технологияләр, транспорт һәм хезмәт күрсәтү юнәлешләре турында бию, җыр һәм техник бизәлеш аша аңлатты.

Театральләштерелгән тамашага хыялларны тормышка ашырырга, камиллеккә омтылырга, үз максатыңа барган юлда берәүне дә тыңламаска, ышанырга  этәргеч бирә торган мәгънә салынган иде. Дөньяны үзгәртү мөмкин хәл икәнен теге яисә бу өлкәдә уңышка ирешкән, WorldSkills хәрәкәтендә кайчандыр җиңүче булган кешеләр үз мисалында сөйләде. Тантананың иң көтелгән кунагы – София исемле паспортлы робот-андроид исә кеше һәм робот арасындагы мөнәсәбәтләр турында бәян итте.

Тамаша гына түгел, икмәк тә кирәк. Тантана барышында сәхнә буйлап әйләнеп йөргән комбайн он тарттырудан алып икмәк пешеп чыкканчы күпме хезмәт кирәклеген күрсәтте. Оештыручылар бу икмәк белән кунакларны сыйларга вәгъдә иткән иде.

“Киләчәк синең кулда” дигән шигарь астында узачак чемпионатның замана технологияләреннән файдалануы табигый гына түгел, ә мәҗбүри дә. Дөньякүләм вакыйга ачылышы вакытында сәхнә тирәли урнашкан пирамида-экраннарда 3D-эффект, голограмма ысуллары, AR (augmented reality) – чынбарлык технологиясе алымы кулланылды. Соңгысы ярдәмендә тамашачы да шоуда катнаша алды. Моның өчен телефоннар һәм анда алдан йөкләтеп алынган мобиль кушымта кулланылды.

– Әлеге тамашага килеп кечкенә хыялымны тормышка ашырдым. Мондый зур масштаблы чараны беренче тапкыр күрәм, – ди Казаннан Наталья Хәбибуллина. – Игътибар итәрлек әйберләр сәхнәдә генә түгел, тирә-юньдә дә күп иде. Бөтен нәрсәне дә заманча ясаганнар, шунысы бик шәп. Ә трибунадагы мохитне әйтеп аңлатырлык түгел. Тегендә җырлыйлар, монда бииләр, үз илләре өчен җан аталар. Картайгач, моны бит мин дә күрдем, дип хыялланырга сәбәп булды.

Балык Бистәсеннән Алия һәм Олег Тихоновлар гомергә бер генә туры килә торган мондый чарадан читтә кала алмаган. “WorldSkills чарасы берәүне дә битараф калдырмас дип саныйм.  Бу чемпионат ярдәмендә яшьләр башка һөнәрләргә игътибар итәчәк, һөнәр сайлаганда кыен булмаячак, димәк. Катнашучыларга карап сокланабыз”, – ди гаилә башлыгы. Алиягә дә, Олегка да катнашучы илләр парады ошаган. Үзебезнең егет-кызлар чыкканда горурланып утырдык, диләр Тихоновлар.

Барысы да бар кебек – тамашасы да, замана техникасы да, әмма… Ачылыш тантанасында күп урын инглиз һәм урыс телләренә бирелгән иде. Билгеле, дөньякүләм чемпионат булгач, катнашучылар урысча түгел, инглиз телендә аралаша. Моңа да карамастан, кабул итүче як Татарстан булгач, һич югы бер булса да татарча җыр ишетәсе килде… 45 мең кеше сыйдыра алырлык стадион, 1300дән артык катнашучы, читтән килгән кунаклар шул рәвешле татар телен ишетеп калыр иде…

Чулпан Гарифуллина

Фото: government.ru


Фикер өстәү