Бәрәңгене кайчан алырга?

Авыл халкы бәрәңгенең черүенә, авыруына һәм “бәби”ләвенә зарлана. Быелгы һава шартларында уңышны ничек саклап калырга һәм кайчан алырга? Белгечләр белән бергәләп әнә шул сорауларга җавап эзләдек.

Көтәргә кирәк

Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының бәрәңге үстерү үзәге баш белгече Фәния Җамалиева фикеренчә, мондый җәй бәрәңгенең кайбер сортлары өчен генә начар булды.

– Быелгы җәй салкынча килде. Июль, август айларында яңгырлар күп яуса да, июньдә кайбер районнарда хәтта корылык күзәтелде. Бу бик иртә өлгерә торган сортларга бераз зыян салды, әлбәттә. Аннан соң, салкын булгач, Гала сортының сабаклары бераз кыскарак булды, ләкин бу гына уңышка әллә ни зур тәэсир ясамас дип уйлыйбыз, – ди ул.

Шуңа күрә мондый һава торышының күпчелек сортлар өчен зыяныннан бигрәк файдасы күбрәк, уңыш мулдан булырга охшап тора. Бәрәңге сабаклары әле дә булса корырга, саргаерга ашыкмый, ямь-яшел булып үсеп утыра. Димәк, бәрәңге әле һаман эрелә.

Бәрәңге сабаклары ямь-яшел көе утырса нишләргә соң? Белгеч, бераз сабыр итәргә кирәк, дип саный.

– Әлегә җир юеш: бәрәңгегә ябышып тора. Электән үк игелә торган “Невский”, “Удача” сортларын утыртканнарга борчылырга кирәкми, чөнки алар юештән курыкмый. Ә менә чит ил сортларына бу зыян салмагае. Яшел сабакны да вакытыннан алда чабарга кирәкми, чөнки бәрәңге тончыгып, кабыгы өлгереп җитмәскә мөмкин. Моннан тыш, бу бәрәңгене черетергә дә мөмкин. Ул ныгысын өчен, яшел сабак аркылы һава кереп тору кирәк. Болардан тыш, аларда фитофтороз авыруы булган очракта, ул бәрәңге белән аралашып, авыру яшелчәгә дә күчәргә мөмкин. Шуңа күрә бәрәңге кирәгеннән артык үссә дә, сабаклары саргайганны көтәргә киңәш итәм. Сабагы саргайган бәрәңге генә аның тулысынча өлгереп җиткәнен күрсәтә, – ди ул.

Фәния Җамалиева әйтүенчә, саргайган сабакны чапкач та, кабыгы ныгысын, сабагы кибеп бетсен өчен, бәрәңгене атна-ут көн тотарга кирәк әле.

Белгеч бәрәңге “бәбиләве”нең сәбәбен артык җитлегү булырга мөмкин дип саный.

– Димәк, бәрәңгенең кабыгы ныгыган, ул өлгергән. Ә крахмалы кая китәргә белмичә, яңа бәрәңгеләр чыгарырга мөмкин. Әгәр уңыш яхшы икән, хәзердән үк сабакларын чабып алып, атна-ун көннән соң бәрәңгенең үзен дә казып алырга мөмкин, – дип киңәш итә Фәния Җамалиева.

Ә яшелчәләре чери башлаган кешеләргә нинди чаралар күрергә? Начар сыйфатлыларын аралап, яхшылап җилләтергә кирәк, ди ул.

– Җирдә яхшылап киптергәч, базга салабыз. Аннан соң аның авызын 5 градус суыкларга кадәр ачык тотабыз. Бу вакытта яшелчә кибә, суына. Базны каплагач та, вентиляция калдырырга кирәк, чөнки аннан җылы һава чыгып, салкыны кереп торырга тиеш. Бәрәңге яхшы саклансын өчен базда 2-3 градус җылы булу кирәк, – ди ул.

Помидорны…  сарымсак коткарыр 

Бакчачы Фарсель Зыятдинов әйтүенчә, бездә бәрәңгене, гадәттә, 15 сентябрьдә алалар. Быел да шушы вакытны көтәргә кирәк, ди. Ул вакытта яшелчә өлгерә, кабыгы җитешә, авыруларга да бирешми.

– Сабагы корый икән, бәрәңге үсми инде ул. Аннан соң аның авыруы гына таралырга мөмкин. Яңгыр яуса да, яфракларындагы авыру споралары туфрак аша үтеп, бәрәңгегә күбрәк керергә мөмкин, – ди.

Быел кайбер кешеләрнең бәрәңге сабаклары фитофтороз авыруы белән дә авырды. Белгеч сүзләренә караганда, бу вакытта сабаклар астан акрын гына саргаеп өскә менә башлый. Бу – дәвамлы авыру. Ә сабакларны каралтып чыгара торганы  тимгел авыруы дип атала. Ул да – фитофторозның бер төре, тик анысы куркынычрак икән. Чөнки сабак саргайганда авыру бәрәңгегә төшеп бетмәгән дә булырга мөмкин. Ә каралса, димәк, мондый уңышның чирле булуында шик юк. Җиргә дым төштеме, бәрәңге сабагын каралта да чыгара  һәм тиз арада юк та итә, ди.

Шуңа күрә саклауга саласы бәрәңгенең шиклеләрен – төрле таплары, аерылып торган күзәнәкләре булганнарын –  аерып алырга кирәк.

Халык быел помидорның да караеп, әрәм булуыннан зарлана.  Фарсель абыйдан ул хакта да киңәшләрен сораштык. Аның әйтүенчә, алар да фитофтороз  авыруы белән авырый.

– Карала башлаган помидорларны берничек тә саклап калып булмый инде. Аларны сабактан өзеп алып ташларга гына кала. Ә менә җыйган вакытта күзгә күренеп тормаган авырулары булмаган яшелчәне саклап калып була әле. Аларны сарымсак төнәтмәсендә манчып алырга кирәк. Аны исә менә болай ясыйлар. 3-5 литр суга 100 грамм вакланган сарымсак салып төнәтәсең. Шулай иткәндә, авыру эләккән помидорны да сакларга мөмкин, – диде танылган бакчачы.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү