“Улым кызлар белән сөйләшә белә микән?” Мөслимдә балаларны аерым укытачаклар

Кызларны малайлардан аералар. Быел Мөслимдә укучыларны аерым укыта башлаячак­лар. Чәчтән тартучы ма­лай­лар, бармак күрсәткәнгә көлгән кыз­лардан башка бик күңелсез булмасмы? Андагы белгечләр бүлеп укыту белем, тәрбия, сә­ламәтлек сыйфатын яхшыртыр дип өметләнә. “ВТ” хәбәр­чесе бу мәсьәләдә тәҗрибәсе бул­ган­нарның да фикерен сорады.

“Андыйлар полициягә эләкми”

Район мәгариф идарәсе башлыгы Рафаэль Демидов белдер­гәнчә, илнең 500 мәктәбендә аерым укыту тәҗрибәсе бар.
– Яңалыкны керткәнче, баш­каларның тәҗрибәсен өйрәндек. Бездә андый мәктәпләр Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Сабада бар. Аерым укуның сәламәтлеккә, белем сыйфатына, тәрбиягә файдалы булуы да дәлилләнгән, – ди Рафаэль Демидов. – Әйтик, Мәс­кәүдә ике мәк­тәпне чагыштырып караганнар. Аерым укучыларның сулыш органнары, кан әйләнеше, нерв системасы, кыскасы, сәла­мәтлеге яхшырган. Республикада әлеге төр укытуга өстенлек бирелгән мәктәпләрдә полиция­дә исәптә торучылар юк. Тәрбия буенча вазгыятьне үзегез белә­сез бит. Хәзер кызлар – кызлар, малайлар – малайлар кебек тү­гел. Күпме генә укытсаң да, әхлак тәрбиясе җитми икән, бала бә­ла­гә әйләнергә мөмкин. Әти-әни­ләр барысын да аңлый, алар бик теләп ризалашты. Каршы килү­челәр булыр дип көткән идек, тик алар яңалыкны бик җиңел кабул итте. Башка әти-әниләр дә, бездә мондый сыйныфларны кай­чан ачасыз, дип кызыксына башлады. Быел Мөслим урта мәк­тәбендә 1–10 сыйныфлардагы кызлар һәм малайлар аерым белем алачак. 11 нче сыйныфлар исә укуны элеккечә тәмамлаячак. Башка мәктәпләргә кертү турында әйтә алмыйм, әлегә аның уңай һәм тискәре якларын яхшылап өйрәнәчәкбез.
Сүз уңаеннан, Мөслим урта мәк­тәбендә башка яңалыклар да бар икән. Әйтик, быел 1 нче сыйныф укучылары барлык фәннәр­не дә туган телдә укыячак. Киләсе елда ул башка башлангыч сыйныф укучыларына да кагылачак. Мәктәпкә яңа төр урындык, өс­тәл­ләр кайтарылачак. Гиперактив балалар өчен отышлы булачак бу. Алар утырып та, басып та укый ала дигән сүз. Яңа уку елында балалар дәресләргә телефоннарын махсус тартмада калдырып керәчәк.

 

“Аның каравы чәчтән тартмыйлар”

Азат, егетләр лицеен тәмам­лап, университетта укый. Сүз дә юк, акыллы, белемле, әмма авызыннан бер сүз тартып алып та булмый. Кызык, көнгә күп ди­гән­дә 1-2 сәгать булса да сөйләшәме икән ул?
– Улыбыз лицей-интернатта укып, мөстәкыйльлеккә өйрәнде. Барысын да үзе эшли. Тик менә аралаша белмәве бик яман. Мин кайчакта, нигә аерым укыттым икән, дип үкенеп тә куям. Аз сүзле булгач, рәхәтләнеп сөйлә­шеп тә булмый. Очрашып йөри торган кызы да юк бугай. Гомумән, алар белән аралаша беләме икән ул? Чыгарылыш кичәсендә дә кызлардан башка күңелсез булды. Белем һәм тәр­бия ягы никадәр генә яхшы булса да, мин барыбер балаларны бер­гә укыту яклы, – ди әнисе Ми­ләү­шә.
Аралашу житмәү турында мө­гал­лимнәр үзләре нәрсә ди?

– Имеш, аерым укыганда, бала йомыкыйга әйләнә, диләр. Алар бит тәүлек буе укымыйлар, социаль чел­тәрләрдә дә аралашалар. Гому­мән, аралашу проблемасы юк. Үзем дә Түбән Камадагы кызлар гимназиясен тәмам­ладым. Ә монда 7 нче ел эшлим, – ди Казандагы 4 нче ин­тернат-гимназиянең директор урын­басары Ландыш Гайнетдинова. – Кызлар гына укыганда, алар игъ­тибарын читкә юнәлтми, әйтик, чәчтән тартучы малайлар да юк. Малайлар янында кызлар дәрес­тә җавап бирергә оялса, ә монда андый нәрсә юк. Алар үзләрен иркен­рәк хис итә. Аерым укыганда белем дә арта. Дуслык та ныграк, минемчә. Гадәти мәктәпләр­дә укытучылар балаларның өйләренә ниндидер проблема булганда гына барырга мәҗбүр. Ә бездә өйгә барып, хәл белешү – гадәти хәл. Әти-әниләр бе­лән аңлашып эшлибез.

Кызлар булган җирдә тәртип ягына тел-теш тидерерлек түгел анысы. Ә менә ир-егетләргә аерым уку, яшәү авырмы икән? Башкаладагы малайларны аерым укытучы 7 нче лицей-интер­нат директоры Алмаз Шакирҗанов җенесләре буенча бүлеп укыту­ның уңай һәм тис­кәре яклары турын­да әйтте. Тик уңай яклары күбрәк, ди.

– Кызлар тизрәк өлгерә, алар җитезрәк тә, акыллырак та күренә. Бергә укыганда, бу малайларны, әл­бәттә, битараф калдырмый. Аерым укытылган сыйныфларда балалар ярышыбрак, тырышыбрак укый, – ди директор. – Мәсьәләнең икен­че ягы да бар: кызлар булмагач, малайлар үзләренең тышкы кыяфәт­ләренә игътибар итми башларга мөм­кин. Ә гүзәл затлар янә­шә­сендә матуррак, чиста-пөхтәрәк йөрү те­ләге уяна. Монда алар 11 нче сыйныфка кадәр кызларга карамыйча, дөньядан аерылып яши дигән сүз түгел. 7 нче сыйныфтан соң атнага өч мәртәбә өйләренә кайту рөхсәт ителә.

– Малайлар тик торырга яратмый, алар бит әле – сугыш чук­мары да, – дип, тәртип ягы белән кызыксынам директордан.
– Бездә сәләтле балалар укый, аларны сайлап алабыз. Беренче чиратта, билгеләр, укуга түгел, үз-үзләрен ничек тотуына, башкаларга карата хөрмәт белән каравына игътибар итәбез. Дө­рес, малайлар төрле мәктәп­ләр­дән килә. Шуңа күрә баштарак бездәге тәр­типкә ияләшү өчен ва­кыт кирәк. Эләгешү кебек оч­раклар бик сирәк, андыйлар бе­лән житди эш алып барабыз, – ди ул.

Белгеч фикере:
Алла Головенькина, Россия “Ел укытучысы – 2014” бәйгесе җиңүчесе, Иннополис лицееның биология укытучысы:
– Бүген аерым сыйныфларда тәҗрибә рәвешендә малайларны һәм кызларны аерым укыту бар. Мин болай итеп бары кыска вакыт аралыгында яки баш­лан­гыч сыйныфларда гына укыту яклы. Ә озак вакыт дәвам иттерүне дөрес дип санамыйм. Зур сыйныфларда бигрәк тә малайлар белән кызлар ара­сын­да аралашу, бер-береңә карата хөрмәт уяту, аңлашу өчен, бергә уку отышлырак.
Динә Гайнетдинова, Казан дәүләт медицина университетының неврология, нейрохирургия, медицина генетикасы кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы:
– Укытучымы, табибмы – нинди генә хезмәткәр булса да, замана бертигез таләпләр куя. Әйтик, миңа хатын-кыз табиб буларак, ирләр белән бертигез эш башкарырга туры килә. Хатын-кызга ирләр-егетләр арасында эшләү җиңел түгел. Чөнки көчле затлар катгыйрак кагыйдәләргә күнеккән. Киресенчә, ирләргә дә гүзәл затлар арасына кереп китү авыр бирелә. Шуңа күрә бертигез шартларда уку сәламәтлек, психика өчен дә файдалы.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү