WorldSkills Kazan 2019 катнашучылары эш урыннары белән танышты

Тузан да юк, агач йомычкалары да очмый, чүкеч тавышы да ишетелми. “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә әлегә кадәр давыл алдыннан була торган тынлык хө­кем сөрде. Ә бүген һөнәри осталык буенча кызу көрәш башлана.

Телләр төрле, максат бер
WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләр чемпионаты катнашучылары – төрле һөнәр ияләре. Кайсы машиналар төзәтә, кайсылары – сәламәтлек сагында, кемгәдер замана һөнәрләре – IT-технологияләр кызык, кемдер аш-су әзерләүдә оста. 1300дән артык егет-кыз, чемпионат башланырга бер көн кала, WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының төп мәйданы – “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгенә җыелды. Ярышлар 23 августта башлана. Аңа кадәр катнашучылар эш урыннары белән танышып чыкты. Дүрт көн дәвамында 78 мең квадрат метр җирне би­ләгән төрле мәй­данчыкларда 63 илнең иң яхшы егет-кыз­лары үз осталыгын күрсәтәчәк. Көндәшләр күп, максат – җиңү.

– Катнашучылар куркынычсызлык таләп­ләре, эш кораллары, чимал белән таныша торсын өчен, аларга алдан мәй­данчыкларны карау мөмкинлеге бирелә. Шулай ук күбесенә эш урынын алдан җиһазландырып, үзләренә яраклаштырып куярга, мохиткә ияләшергә кирәк, – ди WorldSkills International техник җитәкчесе Джейн Стоки.
Катлаулы ярышлар башланганчы, катнашучылар башкала белән таныша торды. Шушы көннәрдә 1985 чит ил кунагы өчен Казан буйлап экскурсия оештырдылар. Кремль дивар­ларының һәм Иске Татар бистәсенең мондый күп кешелек экскурсияне әле күргәне булмаган. Берьюлы меңнән артык кешегә оештырылган экскурсия – Казан өчен рекордлы күрсәткеч.

Фернандо Минаның Татарстанга беренче килүе. “Казанга килгән Мексика делегациясе – иң аз кешедән торган төркемнәрнең берсе. Шуңа да карамастан, үзебезне өйдәге кебек хис итәбез, Казан ошый”, – ди ул.
Португалия кунагы Руи Вегас Казанның Ирек мәйданында, үзәк урамнарында булган, Кремль тирәсен карап өлгергән. Архитектура, Казан турында “Ютуб”тагы каналына видео да төшерергә ниятләп тора әле ул.

“Сездән китәсе килми”
Волонтерлар ярдәме чемпионат уза торган һәрбер мәй­данчыкта кирәк. “Казан Экспо” нәкъ менә аларның елмаюыннан һәм сәламеннән башлана. Төрле телләр белү яхшы сыйфат булса да, ярышларда ярдәм итүче волонтерларның барысы да татар телендә сөйләшергә атлыгып тормый. Ишек төбендә юл күрсәтеп торучы егет-кызның берничәсе генә безнең татарча сәлам бирүебезгә татар телендә җавап кайтарды. Югыйсә өч телдә исәнләшү бер дә начар булмас иде. Мәгълүмат бирү зонасында басып торган Марат исемле егет, гомумән, татар телендә исәнләшкәч, әллә татарча мөрәҗәгать итүләреннән, әллә нәрсәдән, оялыбрак куйды. Волонтерлар­ның күпчелеге хис-кичерешләре белән уртаклашудан баш тар­та. “Ярамый, бездән сөйләт­мәгез”, – диләр. Тыйнаклык күр­сә­тәләрме, әллә рөхсәт итмиләрме – анысын да әйтмиләр. Аның каравы чит илнекеләр һәркем белән дуслашырга атлыгып тора.

Чемпионат волонтеры Бадма Настынов белән WorldSkills авылының рәсми ачылышында танышкан идек. Ул – Калмы­киядән. Волонтерлар төшке ашка бүленгән вакытта, Бадма белән сөйләшеп алдык.
– Чемпионатта мин экскурсовод булып катнашам. Россия төбәкләреннән килгән мәктәп укучылары һәм студентлар белән эшләячәкмен. Моңа өстәп, мин өч тел беләм. Шуңа күрә, чит ил катнашучылары белән дә эшлим, – дип сөйләде ул. – Мин Татарстанга, Казанга гашыйк. Монда бер мәртәбә булганым бар иде инде. Кол Шәриф мәчете, “Казан” гаилә үзәге биналарын бигрәк тә ошаттым. Без яши торган WorldSkills авылын кечкенә шәһәргә һәм чит илләрдәге кампусларга тиңләп була. Татарстанда студентларга, яшьләргә күп игътибар бирелә. Шуңа сезнең шәһәрдән китәсе дә килми. ­

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү