Маринадланган баллы гөмбә (РЕЦЕПТ)

1 кило баллы гөмбә, 2 чәй кашыгы (кечкенә бер банка өчен, әзер гөмбәләрне банкаларга тутырганда гына кирәк) үсемлек мае, 10 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе (70 процентлы булса – бер аш кашыгы), 1 литр су, берәр аш кашыгы шикәр комы, тоз, 1 данә дәфнә яфрагы, 3 данә түгәрәк борыч, 2 сарымсак теше, 2 данә канәфер кирәк.

Гөмбәләрне юып-чистартып, сулы (өч литр) кәстрүлгә салабыз, 3 аш кашыгы тоз (бер литр суга – бер аш кашыгы исәбеннән) өстибез. Утка куеп, кайнатып чыгарабыз. Кайнаганда хасил булган күбекне тишекле чүмеч ярдәмендә алып ташлыйбыз. Кайнап чыккач, 40 минут пешерәбез. Гөмбәләр башта өстә йөзеп йөреячәк, шуннан соң төпкә утырачак. Су төбенә китүләре аларның тулысынча әзер булуын аңлата. Шуннан тишекле чүмечкә бушатып, краннан агып торган суда юып алабыз.
Калган ингредиентлардан маринад әзерлибез. Кәстрүлгә 1 литр су агызып, шикәр комы, тоз өстибез, дәфнә яфрагы, түгәрәк борыч һәм канәфер салабыз. Маринад кайнап чыккан арада сарымсакны ваклап турыйбыз. Аны һәр банкага аерым салачакбыз. Маринад кайнап чыгуга, 1 аш кашыгы аш серкәсе (70 процентлы булганда) өстәп, болгатабыз. Гөмбәләрне кайнап торган тозлыкка салабыз. Кәстрүлнең капкачын ябып (аш серкәсе очып юкка чыкмасын өчен), сүрән генә утта 7 минут кайнатабыз. Уттан алып, сте­рильләштерелгән банкаларга тутырабыз. Һәр банкага берәр чеметем туралган сарымсак һәм 2шәр чәй кашыгы үсемлек мае салып чыгабыз. Банкаларны тимер капкач белән борып ябабыз. Искиткеч тәмле гөмбә килеп чыга! Кышын аны пицца әзерләгәндә дә кулланырга була.


Фикер өстәү