Татарстан 2025 елга туристлар санын 5 миллионга җиткермәкче. Бездәге кунакчыллыкны барысы да күрергә тиеш. Моңа дөньякүләм чаралар ярдәмендә ирешеп була.
“Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә узган матбугат очрашуында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова әйтүенчә, хәзер башкала кунакларына Казанның меңьеллыгын билгеләп үткән вакыттагы кебек бер-ике экскурсия генә тәкъдим ителми. Туристларга күрсәтә алырлык урыннар да, корылмалар да арта. Зөя шәһәр-утравы, Болгар һәм Казан Кремле дә яңарудан, төзекләндерүдән туктамый. “Кол Гали” кунакханәсе, Россиядә беренче булган “Археологик агач музее” да Татарстанга килүчеләрнең яраткан урынына әйләнеп бара. Татьяна Ларионова Казан Изге Ана иконасы соборы да, төзекләндерелеп беткәннән соң, туристларны күпләп кабул итәр дип ышана. Ул WorldSkills чемпионатына килгән Лихтенштейн вәкилләренең Изге Болгарда кунак булуларын да хәбәр итте.
– Әлбәттә, чемпионатның кызган вакытында без зур делегацияләр көтмибез. Ярышлар тәмамлангач килерләр дип уйлыйм. Аеруча призерларны һәм җиңүчеләрне көтәбез, – диде Татьяна Ларионова.
Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов башкала кунакларына, гомумән, чемпионаттан соң тагын берничә көнгә калып, Татарстан белән якыннанрак танышырга тәкъдим итте. Казанда гына генә түгел, авылларга да экскурсияләр күп үткәрелә. Лаеш, Арча, Яшел Үзән, Биектау җирлекләрендә күпмилләтле Татарстанның көнкүреше белән танышырга мөмкин.
Хәзерге вакытта Казандагы кунакхнәләр дә туристлар белән шыплап тулган, ди Сергей Иванов. Чемпионатка бу кадәр кызыксыну булыр дип көтмәгәннәр.
– 2018 елда туристлар саны 3,4 миллион иде. 2025 елга бу күрсәткечне биш миллионга җиткерербез дип уйлыйм, – диде Сергей Иванов. – Туризмда иң нәтиҗәле реклама – таныш-белешләр киңәше. Сез күз алдына китерегез: чемпионаттан соң күпме кеше безнең шәһәр турында язачак, социаль челтәрләрдә күпме фото куелачак, “лайк”лар булачак. Менә шулар Татарстанны таныта да инде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat