Рөстәм Миңнеханов күп балалы аналарга «Ана даны» медален тапшырды

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә, республиканың хөрмәтле гаиләләрен кабул итү тантанасы кысаларында, дүрт кешегә «Ана даны» медален тапшырды. «Һәр гаилә өчен балалар иң мөһиме», — дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты Указы нигезендә, балалар тәрбияләү, гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен, «Ана даны» медале Равилә Фәхретдиновага тапшырылды. Ире Фәнис белән алар биш бала үстергәннәр. Гаиләнең хезмәт юлы авыл хуҗалыгы белән бәйле. Равилә ханым Арча районы Хәсәншәех авылында «Ватан» агрофирмасы сыер савучысы. Фәнис Фәхретдинов механизатор булып эшли.

«Олы кызыма 27 яшь, иң кечкенәсенә биш яшь. Барлыгы дүрт кыз, бер улыбыз бар. Балаларны яшьлек белән үстердек, Аллага шөкер, бер авырлыкларын да күрмибез. Зурлары кечкенәләрен карашып үстереште. Башта алай күп балалы гаилә булырбыз дип башыма да китермәгән идем, Ходай Тәгалә шулай насыйп иткәндер», — дип сөйләде Равилә Фәхретдинова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Гаиләнең ике кечкенә кызлары үзләре белән яши. Ике олы балалары тормышлы, тагын бер кызлары кияүгә чыгарга тора. «Ике оныгыбыз бар. Берсенә ике, икенчесенә 1,2 яшь», — диделәр.

«Ана даны» медале белән бүләкләнгән Наталья Балашова — биш бала анасы. Гаилә Яр Чаллыда яши. Наталья Балашова «Татэнерго» җәмгыяте филиалы Яр Чаллы ТЭЦ химия цехын эксплуатацияләү буенча инженер булып эшли. Химия цехы җиһазы эшендә технологик хилафлыкларны кисәтү буенча чаралар башкарыла.

Казанда яшәүче Ләйлә Әкбәрова — алты бала анасы. Ире Олег белән алар 1996 елда гаилә корып җибәрә. Олы балалары Рөстәмгә 16 яшь, кече кызлары Раниягә әле нибары биш ай. Әлмәт районыннан Надежда Каткова ире Евгений белән биш бала үстергән. Катковлар гел күп бала турында хыялланган. Алар үзләре дә күп балалы гаиләләрдә үскән.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/24/192166/


Фикер өстәү