Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы буенча экскурсия вакытында мәктәп елларын хәтерендә яңарткан. “Хезмәт дәресләрендә без, малайлар, бик иске, гади станокларда эшләдек, ә кызлар тегәргә һәм ризык әзерләргә өйрәнде”, – дип сөйләгән ул, ул укыган заманда мәктәптә компьютер түгел, хәтта калькулятор да булмавын искә төшереп.
Бүген технология дип аталган хезмәт дәресләре ничек уза, анда нәрсәләргә өйрәтәләр? Сез балаларның ни белән шөгыльләнүен теләр идегез?
Данил СӘФӘРОВ,
“Матбугат.ру” сайтын оештыручы:
– Хезмәт дәресләрендә укытучыбыз Шамил Каюмов һәрбер әйберне миллиметрына кадәр төгәллек белән башкарырга өйрәтте. Балтасын да, өтергесен, чүкечен дә тота беләбез. Шунысы истә калган: чүкечме ул, игәүме – нинди генә корал булмасын, барысына да “Каюмовтан урланган” дип язып куя иде. Хәйләсен таба белгән бит, ә! Укучылар арасында дәрестә әйбер чәлдерү дигән нәрсә булмады. Токарь станогында агачтан әйберләр ясарга ярата идем. Бабам Нургаянның да үтенечен аяк астына салып таптамадым. Шкаф ачылып китмәсен өчен терәү ясарга кушкан иде. Нәрсә генә эшләсәләр дә, дәрескә яратып бара торган булсын.
Гөлгенә ГАЙЗАТУЛЛИНА,
Буа районының Яңа Тинчәле мәктәбе директоры:
– Без укыганда, хезмәт тәрбиясе хәзергегә караганда көчлерәк иде. Эшләп үстек, әти-әниләр дә каршы килмәде. Хәзер укучыларны эшләтергә ярамый. Югары сыйныфларда технология дәресләре укытылмый. Урта звенода ике сәгать каралган. Безне, кызларны, хезмәт дәресләрендә тегәргә, бәйләргә, чигәргә өйрәттеләр. Үзебезгә итәкләргә кадәр бәйли идек хәтта. Кызларым дәрестә сәйләннәрдән ясалган чәчәкләр ясап бүләк итсә, шат булыр идем.
Тимерхан ШӘЙХЕТДИНОВ,
Татарстанда Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе:
– Хезмәт дәресләре бик кирәк. Бүген мәктәпләрдә аны технология фәне алыштырды. Дәрес вазифасын үти, әмма кайбер мәктәпләрнең матди базасы яхшы булмау сәбәпле, барлык балалар да дәрестә рәхәтләнеп хезмәткә өйрәнә алмый. Техник проблема Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан хәл ителер дип уйлыйм.
Гөлнара ХӘЙДӘРОВА,
Мамадыш районы, Шәдче мәктәбенең технология укытучысы:
– Бездә әлеге дәресләр атнага 1-2 сәгать укытыла.Малайлар белән кызларны бергә укыткач, четереклерәк, әлбәттә. Ике төрле программа буенча укытырга туры килә бит. Малайлар алъяпкыч тексә, кызлар бау ишә. Барлык юнәлешләр буенча да эшлибез, тик кулинария буенча гына авыррак, чөнки махсус кабинет юк. Быел 7 тегү машинасы кайтачак. Яңа уку елында туку эшен дә кертергә җыенабыз.
Раяз ФАСЫЙХОВ,
Татарстанның атказанган артисты:
– Хезмәт дәресләрендә күбрәк кул белән эшләдек. Сыерчык оясы ясаганымны яхшы хәтерлим. Ясаган әйберләрне ярминкәләрдә үзебез сатып алырга тырыша идек. Иске станоклар юк иде безнең заманда. Дәресләрдә агач һәм тимер эшенә өйрәндек. Әти дә өйдә әйберләрне пычкы белән кискән өчен ачуланмый иде. Агач башларында штабларга кадәр ясадык. Күрше малае белән этебезне дә оялы иттек. Бүген мәктәпләрдә хезмәт тәрбиясе җитеп бетми дип саныйм.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat