25 августта Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава, урыны белән бераз яңгыр көтелә. Төнлә һәм иртәгә кайбер районнарда томан төшәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Төнлә көньяк-көнбатыштан, көндез төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил, вакыты белән җилнең тизлеге секундына 17 метрга җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +9..+14 градус булачак, көндез — 18-23 градус җылы.
Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/24/192173/
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat